Мәдәни мохит
12 декабрь 2021, 15:46

Көлсәң көл, ә көлмәсәң ела...

–Доктор, минем хатыным белән берни дә барып чыкмый. –Мин сезнең анализлардан чыгып шуны әйтә алам — 300 мең сумлык бер операция кирәк. Яки 100 мең сумлык берничә операция.  –Миңа хатыным белән киңәшергә кирәк иде… Иртәгә әйтермен. 

Көлсәң көл, ә көлмәсәң ела...Көлсәң көл, ә көлмәсәң ела...
Көлсәң көл, ә көлмәсәң ела...

Табиб практикант белән бергә авыруларны кабул итә. Табибны телефонга чакыралар, практикант үзе генә кала. Кире килсә — практикант өч авыруны дәвалаган дип сөйлиләр.

– Ничек? 
Практикант сөйли: 
–Беренче авыруның эче китә иде. Эч йомшарта торган дару бирдем. Ул коридор буйлап йөгереп китте дә, бераздан кулын селтәп, хастаханәдән чыгып китте. Икенче авыру култык таягыннан иде. Мин аңа да эчне йомшарта торган дару бирдем. Ул башта култык таяклары белән титаклады, аннары аларны ташлап йөгерде. 
Табиб почмакта кып-кызыл күзле бер кешене күреп ала. 
–Ә бу кем? 
–Ә ул йөткерүдән зарланып килгән иде. Мин аңа да эчне йомшарта торган дару бирдем. Ул йөткерергә куркып утыра. 

**
Әби поликлиникага килә. Бүлмәгә керә дә, ак халатлы иргә зарлана башлый: 
–Минем аякларым авырта. 
–Өскәрәк! 
–Эчем дә авырта шул. 
–Өскәрәк дим! 
–Йөткерәм дә. 
–Өскә! 
–Башым да авырта шул. 
–Өскә дим! Өске катка! Ә мин бухгалтер. 
**
–Доктор, минем хатыным белән берни дә барып чыкмый. 

–Мин сезнең анализлардан чыгып шуны әйтә алам — 300 мең сумлык бер операция кирәк. Яки 100 мең сумлык берничә операция. 
–Миңа хатыным белән киңәшергә кирәк иде… Иртәгә әйтермен. 
Иртәгесен: 
–Ничек, нинди карар кабул иттегез? 
–Без кухня алырга булдык. 

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас