Мәдәни мохит
12 декабрь 2021, 06:30

Авылларда иҗат гөрли

Анда дүрт түгәрәк оешкан. Шуларның икесе – балалар өчен. Ул түгәрәкләрдә 100гә якын кеше шөгыльләнә.

Авылларда иҗат гөрлиАвылларда иҗат гөрли
Авылларда иҗат гөрли

“Мәдәният” милли проекты кысаларында 2021 елда Балтач районы Төчебай авыл мәдәният йортына капиталь ремонт ясалды. Шуннан соң мәдәни учак яңа көч белән дөрли башлады. Әлеге вакытта мәдәният йорты авыл халкының  иҗади башлангычларын тормышка ашыручы платформа һәм аралашу һәм күрешү өчен урыны булып тора.

Анда дүрт түгәрәк оешкан. Шуларның икесе – балалар өчен. Ул түгәрәкләрдә 100гә якын кеше шөгыльләнә.

–Мондый уңайлы шартларда эшлисе һәм иҗат итәсе килеп кенә тора инде ул. Менә авылдашлар белән җыелып, “Ихлас” театр коллективы оештырдык. Әле спектакь әзерлибез, – ди культорганизатор Эльмира Гафурова.

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас