Мәдәни мохит
11 декабрь 2021, 12:27

Юлдагы вакыт файда белән үтә

Бик әйбәт акция.

Башкортстан Республикасы Нәшрият йорты шәһәр яны “Орлан” поезды пассажирларына бушлай гәзит-журналлар тәкъдим итте.

9 декабрьдә Башкортстан Республикасы Нәшрият йорты  Шәһәр яны пассажир компаниясе белән берлектә “Орлан” поезды тизйөрешле поезд пассажирларына гәзит-журналлар тараттылар.

Акциянең төп максаты – пассажирларны республика матбагаларын укуга җәлеп итү һәм республика массакүләм матбугат чаралары абруен күтәрү. Пассажирлар гәзит-журналларны кызыксынып укыды, юлда файдалы мәгълүмат укырга алар бик шат иде.

Нәшрият йортының медиадиректоры Айнар Байбулатов хәбәр итүенчә, гәзит-журналларны бушлай тарату матбугатны популярлаштыруга булыша.

 

–Орлан поездында йөрү мөмкин кадәр уңайлы булсын дип тырышабыз, шуңа матбугат акциясенә теләп кушылдык, – ди “Башкортстан шәһәр яны пассажирлар компаниясе” генераль директорының беренче урынбасары  Олег Черноокий.

Исегезгә төшерәбез, 6-16 декабрьдә республикада матбугат ташламалы хакка язылу декадасы үтә.  Бу чорда барлык  республика басмаларына 10% ташлама белән язылырга була.

 

  

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас