

Әхәт Зәйнетдин улы Нигъмәтуллин 1921 елның 30 ноябрендә Ырынбур өлкәсе хәзергеКрасногвардейский районы Үтәй авылында крестьян гаиләсендә дөньяга килә.
Колхозга әгъза булып кермәгән өчен әтисе Зәйнетдин раскулачивать ителгәч, Әхәтне мәктәптән куалар. Кем генә булып эшләргә туры килми аңа: ул ун яшеннән олылар белән беррәттән төзелеш өчен саман кирпеч суга, колхоз-совхозлар өчен мал абзарлары салуда катнаша, чалгы белән печән чаба, чүмәлә-кибән өя, чанагаүгез җигеп, кышын шул печәнне ташый, сабан сөрә, иген игә.
Ачлык булу сәбәпле, әтисе белән бергә Татарстанга барып тимер юл вагоннарыннан бәрәңге бушатыша, аерым хуҗалыкларның түбәсен балчык измәсе белән яба. Эш табалмый интеккәч, өйдән өйгә кереп хәер сорашырга мәҗбүр була. 1934 елда бозаулар көтүчесе булып эшли. Кайда гына эшләмәсен, Әхәт шагыйрь һәм җырчы-артист булырга хыяллана. Кырлар, урманнар матурлыгы белән хозурланып, «Могҗиза кылсам иде» дигән шигырь яза, шуны үзе үк көйгә салып җырлый, шул җыр белән үзешчән концертларда катнашып тирә-юньгә таныла.
1935 елны туган авылына кайткач, мәктәп директоры аны бишенче сыйныфка укырга урнаштыра. Бер ай эчендә Әхәт үзен сәләтле, биш сыйныф программасын үзләштергән укучы итеп таныта. Аны алтынчы сыйныфка күчерәләр. Директор рөхсәте белән ул бер үк вакытта чиратлап җиденче сыйныфта өйрәнелә торган уку предметлары буенча да имтиханнар бирә.
Туган авылының җидееллык мәктәбен тәмамлагач,Уфага килеп, сәнгать училищесына укырга керә. Атаклы композиторСолтан Габәшидән дәресләр ала. Бер тапкыр Г. Ибраһимов әсәрләрен мактап сөйләгәне, икенче тапкыр.Тинчуринның "Зәңгәр шәл"музыкаль драмасыннан Булат ариясен җырлаганы өчен — тыелган әсәрләрне пропагандалауда гаепләнеп кулга алына. Беренче очракта — ике ай, икенче очракта өч ай төрмәдә тикшерү үтә.
1941 елның апрель башында солдатлык хезмәтенә китә. Бөек Ватан сугышы башлангач,Брест крепостен, андагы совет әсирләрен немец фашистлары чолганышыннан азат итү өчен барган дәһшәтле атакаларда катнаша. Атакаларның берсендә ул катнашкан рота командиры каты яралангач, Әхәт ротаны җитәкли. Боларны үз күзләре белән күргән рота командиры батальон штабына Әхәтне Кызыл Йолдыз ордеены белән бүләкләргә күрсәтмә бирә.
Госпитальдә дәваланганнан соң, икенче группа инвалидлык алып, туган авылына кайта. Мәктәптә ел ярым татар теле һәм әдәбияты укытканнан соң, 1944 елда КДУның татар бүлегенә укырга керә. Аны тәмамлагач, укуын аспирантурада дәвам итә. Аспирантураны бетергәч, Әхәт Нигъмәтуллин Мәгариф министрлыгы путевкасы беләнКазан дәүләт педагогия институтының татар теле һәм әдәбияты кафедрасында татар әдәбияты буенча өлкән укытучы вазифасын башкара башлый.
1953 елның августында ул СССР Мәгариф министрлыгы тарафыннанТубыл укытучылар әзерли торган институтында яңа ачылган татар теле һәм әдәбияты кафедрасына мөдир итеп билгеләнә. Анда ел ярым чамасы эшләгәннән соң, БДУ ректоры чакыруы буенча Уфага килә һәм университетның башкорт-татар филологияләре кафедрасына татар әдәбияты буенча өлкән укытучы булып эшкә урнаша.
Әхәт Нигьмәтуллин 1949-1975 елларда әдәбият һәм театр тәнкыйтьчесе булып таныла. Аның катлаулы әдәби мәсьәләләргә һәм спектакльләргә профессиональ югарылыкта язган илледән артык мәкаләсе һәм рецензиясе бар.
Ул 2000 елдан шигърият өлкәсендә актив иҗат итә, үзе язган шигырьләренә көйләр дә чыгара. Аның егермедән артык шигыренә Р.Хәсәнов, М.Гыйләҗев, М.Морзаханов кебек композиторлар көй яза. Ул соңгы берничә елда дүрт шигъри китап бастырып чыгара. Ә.Нигьмәтуллин — актив җәмәгать эшлеклесе дә. Биш ел дәвамында Башкортстан язучыларының татар телле берләшмәсендә бюро әгъзасы вазифаларын үти. Ул — М.Гафури исемендәге әдәби премия лауреаты.
Әхәт Нигьмәтуллин — унсигез китап авторы. Ул — I дәрәҗә Ватан сугышы ордены һәм дистәдән артык хәрби медальләр кавалеры, Башкортстанның атказанган фән эшлеклесе, Русия һәм Башкортстан Мәгариф министрлыкларының алты Почет грамотасы белән бүләкләнгән шәхес.
94 яшендә Уфада вафат булган Әхәт Нигъмәтуллин Көньяк зиратында җирләнгән.
Чыганак: tt.wikipedia.org