Барлык яңалыклар
Мәдәни мохит
2 декабрь 2021, 11:26

Исемнәре онытылмасын!

Мәрьям Рахманкулова.

Исемнәре онытылмасын!
Исемнәре онытылмасын!

 

Чын милли моңны сөючеләр шушы көннәрдә танылган опера җырчысы, композитор, РСФСРның һәм Татарстанның халык артисткасы  Мәрьям Рахманкулованың туган көнен искә алып үтте. Аның тууына 120 ел (1901-1990) тулды.

Мәрьям Габделмән кызы Рахманкулова 1901 елның 20 ноябрендә Казан шәһрендә типография эшчеләре гаиләсендә туган. Тәрҗемәи хәленә караш салсак, булачак җырчы 1924-1928 елларда Казанда музыка техникумында укый, 1927 елдан башлап радиода эшли. 1934-1938 елларда Мәскәү консерваториясе каршындагы Татар опера студиясендә укуын дәвам итә. 1935-1937 елларда,  шунда ук, композиция буенча сабак ала. 1939-1960 елларда Татар опера һәм балет театрында солистка була.

 Рахманкуловлар гаиләсе халкыбызның абруйлы шәхесләре белән дусларча аралашып яши. Фатыйх Әмирхан, Габдулла Тукай аларда еш була. Бу йортта музыка яңгырап тора, җылы очрашулар матур әңгәмәләр белән үрелеп бара. Кечкенә Мәрьям шул мохиттә үсә. Үзенең моңлы, саф тавышы белән кунакларны әсир итә.

Фатыйх Әмирхан өметле җырчы турында яза.

Сәнгать илен яулаган язмышында тирән эз калдырган композиторлар Салих Сәйдәшев, Мансур Мозаффаровлар яшь музыкантны үзләренең беренче хезмәтләре белән таныштыралар, концертларында аккомпониатор булалар.

Мәрьям Рахманкулова тиз арада танылу ала. Татар опера сәнгатенә юл яручыларның берсе була ул. Муса Җәлил исемендәге татар опера һәм балет театрында М.Рахманкулова беренче булып Кармен образын алып чыга.

Үзе көйләр иҗат итү белән мавыгып китә. Аның ике дистәдән артык лирик һәм балалар өчен җырлары бар. Алар арасында Г. Тукай сүзләренә иҗат ителгәннәре дә бар.

Фортепиано, кыллы оркестр һәм тавыш өчен язылган әсәрләре дә байтак. Мәрьям Рахманкулова күпсанлы пьесаларны музыкаль яктан бизәгән ифрат сәләтле, моңга сакчыл карашлы оста була.

 

 

Фото чыганагы: kpfu.ru

 

Исемнәре онытылмасын!
Исемнәре онытылмасын!
Автор:Тухватуллина Алсу
Читайте нас: