Барлык яңалыклар
Мәдәни мохит
1 декабрь 2021, 16:56

"Нур"да бәйрәм, "Нур"га - 30!

Тантаналы чарага  Башкортстанның һәм Татарстанның барлык театрлары да чакырылган.

"Нур"да бәйрәм, "Нур"га - 30!
"Нур"да бәйрәм, "Нур"га - 30!

 

4 декабрьдә Уфа «Нур” татар дәүләт театры үзенең 30 еллыгын “30 ел бергә!” дип исемләнгән бәйрәм концерты белән каршылый. Тантаналы чарага  Башкортстанның һәм Татарстанның барлык театрлары да чакырылган. Башка төбәк театрларының да катнашуы көтелә.

“Нур”чылар бу көнне рәсми вәкилләрдән, күренекле  мәдәният һәм сәнгать әһелләреннән, җәмәгать эшлеклеләреннән, театр тормышында катнашкан бик күп шәхесләрдән, иҗатташларыннан котлаулар кабул итәчәк.

Яраткан театр коллективын тамашачылар да котлый ала. Моның өчен Зур залның фойесында махсус почмак оештырыла. Теләгән һәр кеше котлау сүзләере һәм теләкләре язылган открыткаларын шунда калдыра ала.

Концерт 18.00дә башлана. Бәйрәм чарасыннан читтә калмагыз, дуслар!

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас: