Барлык яңалыклар
Мәдәни мохит
30 ноябрь 2021, 14:44

"Нур"лы йөзләр

Уфа «Нур» татар дәүләт театрының 30 еллыгына багышланган рубрикабызны дәвам итәбез. Легендар шәхесләрнең берсе – Сәвия Сираева!

"Нур"лы йөзләр
"Нур"лы йөзләр


Уфа «Нур» татар дәүләт театрының 30 еллыгына багышланган рубрикабызны дәвам итәбез. Легендар шәхесләрнең берсе – Сәвия Сираева!
Кыскача белешмә:
Сәвия Гыймаделислам кызы Сираева – театрның йөзек кашы.
Русиянең атказанган, Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисткасы.
Ул Нуриман районының Иске Исай авылында гаиләдә уникенче бала булып туа. Бала чагыннан ук җырларга һәм биергә ярата. Мәктәптә сигез сыйныф тәмамлаганнан соң, Уфа театр-художество училищесында (әлеге Уфа сәнгать училищесы), билгеле режиссер Хаҗиәхмәт Бохарский классында укый. Укытучылары Шәүрә Мортазина, Лек Вәлиев, Рим Сыртланов кебек театр дөньясында танылган зур шәхесләр була. 1953 елга кадәр Башкортстан дәүләт филармониясендә эшли, Фәйзи Гаскәров ансамблендә чыгыш ясый, хорда җырлый. Хезмәт юлы 1960 елда Салават дәүләт башкорт драма театрында башлана. Анда ул егермедән артык образ тудыра. 1964 елдан - Башкорт академия драма, 1989 елдан - Яшь тамашачы театрында, 1993 елдан Уфа “Нур” татар дәүләт театрында эшли башлый. Галимә (Ш. Камал, “Хаҗи әфәнде өйләнә”), Әни (Ш. Хөсәенов, “Әниемнең ак күлмәге”), Ак әби (Р.Нурлыгаянов, “Ак чәчәк сиңа бүләк”), Шифабикә (И. Абдуллин, “Тиле яшьлек”), Җиһан (М.Фәйзи, “Ак калфак”) һәм башка бик күп кабатланмас образлар тудыра. Балалар өчен спектакль куеп, режиссер буларак та таныла. “Ай кызы” кино сериалын төшерүдә катнаша. Дистәләгән телевизион фильмын башкорт телендә яңгырата.Радиода тапшырулар алып бара.
Бүген дә Сәвия Сираева театр тормышында актив катнашып яши. Коллегалары аның белән соклана һәм горурлана, ә тамашачылар һәр чыгышын зарыгып көтә.
Дуслар,  “Театр нурга, яктылыкка илтә” исемле тантаналы кичә 4 декабрьдә Зур залда узачак. Билетларны театрның рәсми сайтыннан www.teаtrnur.ru һәм кассадан: 248-95-33 сатып алырга мөмкин.Билетларны Пушкин картасы буенча да алырга була. Рәхим итегез!

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас: