

Уфа халкы “Елки” комедиясендә төште.
Комедиянең “Чыршыны бөтен ил белән бизибез” дип аталган өлеше “Торатау” конгресс-холл мәйданында режиссер һәм проектның продюсеры Антон Богданов җитәкчелегендә төшерелде.
“Уфаны очраклы рәвештә сайламадык. “Елки” франшизасын экраннарга кайтарырга карар кылгач, илнең төрле шәһәрләренә фильмда катнашу тәкъдиме юлланды. Уфа беренчеләрдән булып теләк белдерде, –диде ул. –Монда кызыклы новелланың берсе – мәскәүлеләрнең Уфада Яңа ел оештырырга тырышыуы төшерелә”.
Съемкаларга QR-коды булганнар гына үтте.