Барлык яңалыклар
Мәдәни мохит
27 ноябрь 2021, 21:52

"Нур"лы йөзләр

Сезне “Өмет” белән яшьтәш коллективның күренекле шәхесләре белән таныштырабыз.

"Нур"лы йөзләр
"Нур"лы йөзләр

Уфа «Нур» татар дәүләт театрының 30 еллыгына багышланган “Театр нурга, яктылыкка илтә” исемле тантаналы кичәгә нибары 8 көн калды. Шул уңайдан, “нур”чылар театрда  хезмәт иткән, аның үсешенә күп көч салган шәхесләр белән таныштыра башладылар. Без дә “Өмет” белән яшьтәш коллективның күренекле шәхесләре белән сезне таныштырырга булдык. Рубриканы театрның баш режиссёры, Башкортстанның халык артисты Азат Җиһаншиннан башлыйбыз.
Кыскача белешмә:
Җиһаншин Азат Надыйр улы – Башкортстанның халык артисты, Ш. Бабич ис. яшьләр премиясе лауреаты. 1971 елның 11 маенда Баймак шәһәрендә туа. Уфа дәүләт сәнгать институтын тәмамлый. Хезмәт юлын Стәрлетамак театр берләшмәсендә башлый. 1998—2008 елларда Башкорт дәүләт академия драма театрында хезмәт итә, анда эшләгән чорда иң танылган актерларның берсе була.
2008 елдан Стәрлетамак дәүләт башкорт драма театрында куючы режиссер булып эшли, 2012 елдан соң театрның сәнгать җитәкчесе вазыйфасын башкара.Шул ук вакытта Мәдәният министрлыгы юлламасы буенча Е.Б.Вахтангов исемендәге Академия театрының Б.Щукин ис. Мәскәү Югары театр училищесында режиссерлык факультетын тәмамлый.
2014-2018 елларда М. Кәрим ис. Милли яшьләр театры директоры булып эшли.
2020 елның сентябреннән Уфа дәүләт «Нур» татар театрының баш режиссеры итеп билгеләнә.
«Акйолдыз» төркемен оештырып, үзе вокалист булып катнаша, иҗат иткән җырлары киң танылу ала. Азат Надыйр улы үзен оста киноактер буларак та таныта.
P.S.Тантаналы кичә 4 декабрьдә театрның Зур залында узачак. Билетларны театрның рәсми сайтыннан www.teаtrnur.ru һәм кассасыннан сатып алырга мөмкин. Билетларны Пушкин картасы буенча да алырга була.

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас: