Барлык яңалыклар
Мәдәни мохит
27 ноябрь 2021, 22:11

Җиңүчеләргә бүләккә скрипкалар!

Уфада зур музыкаль вакыйга – Владимир Спиваковның туган җирендә III халыкара скрипкачылар конкурсы Гала-концерт белән тәмамланды.

Җиңүчеләргә бүләккә скрипкалар!
Җиңүчеләргә бүләккә скрипкалар!

Уфада зур музыкаль вакыйга – Владимир Спиваковның туган җирендә III халыкара скрипкачылар конкурсы Гала-концерт белән тәмамланды.

Кичә конкурсның художество җитәкчесе Владимир Спиваковның тантаналы чыгышы белән башланды.

-Кадерле дуслар! Барыгызга да чиксез зур рәхмәт җиткерәм. Бигрәк тә бөтен Башкортстанны, һәм аны гына да түгел, берләштергән телевидениегә зур рәхмәт. Техник прогресс ярдәмендә 3 көн эчендә ярты миллионга якын  кеше Уфаны күрде һәм безнең конкурсның  тамашачысы булды. Бу бик тә әһәмиятле, - диде маэстро.

Тантаналы чарада Башкортстан Башлыгы хакимияте җитәкчесе вазыйфасын башкаручы Урал Килсенбаев Радий Хәбировның котлавын укып ишеттерде.

Конкурска дөньяның 12 иленнән барлыгы 300дән артык гариза килде. Халыкара жюри карары буенча конкурсның беренче турына биш илдән (Япония, Германия, Көньяк Корея, Бразилия, Русия) 12 кеше үтте.
Жюри карары нәтиҗәләре буенча яшь музыкантлар Италия, Франция һәм Русия осталарының иң кыйммәтле скрипкаларына ия булды: беренче премия лауреатына — мастер Джузеппе Педраццининың (Милан, 1918 ел), икенче премиягә — Николай Коссенның (Нешато, 1860-70 еллар), өченче премиягә Игорь Улицкийның (Мәскәү, 2019 ел) скрипкалары тапшырылды.
Конкурсның җиңүчесе Элиас Дэвид Монкада скрипкада 4 яшеннән алып шөгыльләнә. Хәзерге вакытта Зальцбургтагы Моцартеум университеты профессоры Пьер Амояльдә укый.

Гала-концертның икенче бүлегендә җиңүче маэстро белән бер сәхнәдә чыгыш ясады. Башкортстан Милли симфоник оркестры һәм Русия милли филармония оркестры солистлары аккомпанементы астында Элиас Дэвид Монкада Чайковский оркестры белән скрипка өчен концертын башкарды.
Дирижер пульты артында Владимир Спиваков үзе булды.
Икенче премия иясе Чиса Китагава (Япония, Токио) һәм өченче премия иясе Джевон Ви (Көньяк Корея, Сеул) шулай ук чыгыш ясадылар.
Мостай Кәрим исемендәге фондның «Өмет» премиясен Александра Вайссбеккер (Русия, Казан), Мари Хеллинг (Германия), Штутгарт Гвидо Сант 'Анна (Бразилия, Сан-Паулу) алдылар.

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас: