Барлык яңалыклар
Мәдәни мохит
26 ноябрь 2021, 20:21

Уфада - "Елки"!

Бездә «Елки» комедиясенең бер эпизодын төшерәчәкләр

Уфада - "Елки"!
Уфада - "Елки"!

Башкала халкы яңа ел комедиясен төшерү мәйданыгына эләгеп, үзен зур экраннарда күрә алачак.

Уфа мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, фильмның бер эпизодын Уфада 28 ноябрьдә «Торатау» Конгресс-холлы янындагы мәйданда төшерергә ниятлиләр. Проектның режиссеры һәм продюсеры Антон Богданов җитәкчелегендә «Чыршыны бөтен ил белән бизибез» дип аталган өлешен төшерү булачак.
Мәйданчыкта ковидка каршы мәҗбүри чаралар үтәләчәк. Кино төшерүдә катнашу өчен QR-код яки авыру кичергәнлек турында справка булуы мотлак.
Гаризалар электрон почта аша кабул ителә ( [email protected]). Мәгълүматларны тикшергәннән соң, оештыручылар хат белән чакыру җибәрә.
Мондый кино төшерүләр Мәскәүдә, Пермьдә, Красноярскда, Төмәндә һәм Саранскида үтте. Яңа ел комедиясенең яңа өлеше прокатка 16 декабрьдә чыгачак.

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас: