Мәдәни мохит
26 ноябрь 2021, 07:00

Моңланды скрипкалар, дулкынланды катнашучылар

«Башкортостан» дәүләт концерт залы сәхнәсендә скрипкачыларның III халыкара конкурсының финал туры узды.

Моңланды скрипкалар, дулкынланды катнашучыларМоңланды скрипкалар, дулкынланды катнашучылар
Моңланды скрипкалар, дулкынланды катнашучылар

«Башкортостан» дәүләт концерт залы сәхнәсендә скрипкачыларның III халыкара конкурсының финал туры узды. Җиңүчене сәхнәдән Владимир Спиваков игълан итте.

Беренче премия лауреаты исеменә Элиас Дэвид Монкадо (Мюнхен) лаек булды. Икенче премиягә- Чиса Китагавага (Япония, Токио) , өченче премиягә Джевон Ви (Көньяк Корея, Сеул) лаек булды.
«Минем өчен бу зур хыял иде. Сайлап алу турында Чайковскийны уйнаган чакта мин концерт атмосферасын тойдым. Әйтерсең бу чын концерт иде. Әти-әниемә, хезмәттәшләремә, укытучыларга һәм, әлбәттә, фестивальне оештыручыларга рәхмәт!", - дип тәэссоратлары белән бүлеште Элиас Дэвид Монкадо.
Мәскәлеләр Юлия Смирнова белән Арсения Сибилева ике дә махсус приз һәм акчалата премия белән бүләкләнделәр. "Өмет" махсус призы һәм акчалата премиясе Александр Вайссбеккерга (Русия, Казан), Мари Хеллингка (Германия, Штутгарт) бирелде. Конкурсның финалы Башкортстан Республикасы Милли симфоник оркестры һәм Русия дәүләт филармониясе оркестры солистлары озатуында үтте. Катнашучылар Чайковскийның оркестр белән скрипка өчен язылган концертын башкарды. Дирижер - Эстония музыканты Михаил Гертс.
Бүген Дәүләт концерт залы сәхнәсендә җиңүчеләрне бүләкләү һәм Гала-концерт үтә.

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас