Барлык яңалыклар
Мәдәни мохит
25 ноябрь , 13:21

Күркәм дә соң “Каз өмәсе”!

Халкыбызның милли йолалары, гореф-гадәтләре бүгенге болгавыр, бераз шомлы һәм сәер заманга да ямь, бәйрәм рухы биреп яши килә.

Күркәм дә соң “Каз өмәсе”!

Халкыбызның милли йолалары, гореф-гадәтләре бүгенге болгавыр, бераз шомлы һәм сәер заманга да ямь, бәйрәм рухы биреп яши килә.

 Шаран районы Ярәмкә авылында Әлфирә һәм Кәбир Әхмәтовлар гаиләсендә күркәм бәйрәм – “Каз өмәсе” оештырганнар. “Яшь йөрәкләр” халык фольклор ансамбле артистлары казын да тазарткан, җырлап-биеп кәеф тә күтәргән.

Иртән-иртүк хуҗалар өмәдә катнашучыларны ипи-тоз һәм чәк-чәк белән каршы алган. Кунаклар үзләре дә буш кул белән килмәгән.  

Дүтрөйле авыл биләмәсе башлыгы Ләйсән Гыйбатова өмәчеләрне бәйрәм белән котлагач, тырыш хезмәтләренең уңышын барлаучы Әхмәтовлар гаиләсенә Рәхмәт хаты тапшырган. 

Бу көнне Әхмәтовлар йорты ягыннан ишетелгән дәртле гармун моңы, халык җырлары, шаяру-көлү бар тирә-якка ишетелеп торган.  Фольклор ансамбле “Каз өмәсе” йоласының бар шартын туры китереп үтәгән.  

Әлбәттә, җырлап-биеп кенә тормаганнар. Казларны йолкып, эшкәртеп тә куйганнар. Дөрес, карап торуга гына бик җиңел эш кебек, ә эшли башласаң... Әмма күмәк күл тау түнтәрә дип юкка әйтмиләр. Ә “Каз өмәсе”нең иң матур мизгеле, әлбәттә, “Каз канаты”н җырлый-җырлый елга буена казларны юарга алып төшүдер.

Ә инде эшне төгәлләнгәч, өмәчеләр чәк-чәк, тәбикмәк һәм зур бәлеш кебек милли ризыкларыбыз урын алган күркәм һәм бай табын артына җыелган. Такмаклар, дәртле җырлар җырлашып бик озак утырганнар алар.

Каз өмәсенең, халкыбызның башка йолалары кебек үк төп максаты – хезмәткә сөю уяту гына түгел, ә аралашуга мөмкинлек бирү. Авылдашлар, күршеләр берсен-берсе күрми диярлек яшәгән бу заманда әлеге бйрәмнәрнең әһәмияте тагын да арта гына бара, сизәсезме?

“Каз өмәсе”н читтән генә Эльмира Ибраһимова күзәтте.   

Күркәм дә соң “Каз өмәсе”!
Автор:Ибрагимова Эльмира