

Кичә “Башкортстан” дәүләт концертлар залының Кече залында III халыкара скрипкачылар конкурсының I туры үтте.
Конкурсның II турына ун катнашучының сигезе үтте: Джевон Ви (Көньяк Корея, Сеул), Чиса Китагава (Япония, Токио), Арсения Сибилева (Русия, Мәскәү), Григорий Мирошник (Русия, Мәскәү), Юлия Смирнова (Русия, Мәскәү), Элиас Дэвид Монкадо (Германия, Мюнхен), Александр Вайссбеккер (Русия, Казан), Мари Хеллинг (Германия, Штутгарт).
II турга үтмәгән ике катнашучы жюри әгъзаларыннан үз чыгышлары турында фикер ишетә ала. Шундый ук мөмкинлек III турга үтмәгән конкурстантларга да биреләчәк.
–Конкурс – ул җиңү шатлыклы гына түгел. Әмма күңелегездә матур хисләр калсын, конкурсның гадел үткәрелүен аңлар өчен сез жюри белән очрашып, ни өчен алдагы турга үтмәвегезне белә аласыз. Алар һәр катнашучыга җитешсезлекләре турында әйтер һәм теләкләрен җиткерер. Мондый әйбер барлык конкурсларда да булмый. Әмма, минем карашка, бик мөһим әйбер ул”, – диде кичә ахырында конкурсның даими жюри әгъзасы Владимир Спиваков.