

Үткән шимбәдә “Башкортстан” дәүләт концерт залы гөрләп торды: анда киң колач белән “Идел” татар - башкорт җырының 11нче халыкара фестиваль-конкурсы үтте.
Конкурста югары һәм махсус уку йортларының иҗади бүлекләрендә белем алучы студентлар яки аны тәмамлаучылар катнашты. Быел анда үз көчләрен сынарга теләп гариза бирүчеләр Башкортстан һәм Татарстаннан гына түгел, ә Мәскәүдән, Ульяннан, хәтта Әзербайджаннан да барлар иде.
Жюри составына ике республиканың да билгеле сәнгать осталары: Идрис Газиев, Флүрә Килдиярова, Зилә Сөнгатуллина, Мөнир Якупов, Урал Иделбаев, һ.б. керде. Быел шулай ук жюрида фестивальнең лауреатлары – Рәфис Сирусин һәм Зилия Бәхтиева да булды. Конкурсның номинацияләре: башкорт халык һәм эстрада җыры, татар халык һәм эстрада җыры, академик җырлау, иң яхшы дуэт, коллектив җырлау. Махсус номинация – балалар җырлавы. Анда 6-15 яшьлекләр катнашты.
Узган елда үзенең 10 еллык юбилеен билгеләгән фестиваль-конкурсның җиңүчеләрен бүген барыбыз да танып белә, алар – Ришат Төхвәтуллин, Радик Юльякшин, Айгиз Ханов, Айгөл Әхмәтшина һ.б.
Конкурс зур җанлылык белән үтте, җиңүчеләргә конкурсның махсус призы – статуэтка һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Быел концертка килгән җыр сөючеләрне күңелле сюрприз – “Голос. Дети” проекты финалчысы Саидә Мөхәмәтҗанованың җырлавы көтә иде.
“Идел” фестиваль-конкурсының тагын да бер мизгеле шаулап гөрләп үтеп китте. Татарстанлылар анда катнашучыларны һәм килгән тамашачыларны март аенда Казанда үтәчәк өлешенә чакырып саубуллашты.