+21 °С
Болытлы


Уфа “Нур” татар дәүләт театры VI халыкара милли яшь тамашачылар һәм яшьләр театрлары төбәкара фестивалендә катнашты. Чабаксарда оештырылган фестиваль онлайн-форматта үтте.
Фестивальдә “Нур” коллективы Мостай Кәримнең “Айгөл иле” спектаклен тәкъдим итте.
Жюри тарафыннан Зөлхәбирә ролен башкаручы актриса Ирина Ганиева “Икенче пландагы иң яхшы хатын-кыз роле” номинациясендә җиңүче дип табылды.