Мәдәни мохит
23 ноябрь 2021, 10:04

Талантлар уйнап ачыла

III халыкара скрипкачылар конкурсының беренче туры башлана.

Талантлар уйнап ачылаТалантлар уйнап ачыла
Талантлар уйнап ачыла

Кичә Уфага СССРның халык артисты, ЮНЕСКО дөнья артисты Владимир Спиваков журналистлар белән очрашты. Матбугат конференциясендә катнашучыларны онлайн форматта узган елларда җиңүче Даниэль Лозакович һәм Мария Дуэньяс сәламләде.
"Мине Даниэль Лозакович белән Мария Дуэньясның скрипкачы булып үсеп килүе шатландыра. Бүген алар ­- югары оча. Мин алар белән тыгыз бәйләнештә, бик еш бергә уйныйбыз. Даниэль Лозакович Русиянең Милли филармония оркестры белән диск яздыру мөмкинлегенщ ия булды. Ул зур тираж белән таралды. Уфага килеп төшкәч, Нью-Йоркка концертлар белән барган Мария Дуэньястан сәламләү хаты алдым. Алар Башкортстан, Уфа һәм конкурс – йөрәкләребездә диләр. Алар безнең катлаулы заманда тынычлык илчеләре булып тора", - диде Владимир Спиваков.
Скрипкачы Владимир Спиваков конкурсы Башкортстан Башлыгы ярдәме белән уздырыла. Бу хакта  республика мәдәният министры Әминә Шәфыйкова хәбәр итте. Бу музыкаль вакыйга музыкантларга һәм яшь буынга зур йогынты ясый.
"Конкурслардан соң күп кенә балалар музыка мәктәпләренә керде. Безнең музыка мәктәпләренә өстәмә рәвештә 120 процент укучы килде. Безгә бар дөньяның иң яхшы скрипкачылары, жюри әгъзалары, мастерлары җыелсын өчен, үткәрергә кирәк мондый конкурсларны. Бу зур дәрәҗә», - диде Әминә Ивниевна.
Уфа конкурсының уникаль традицияләренең берсе - өч җиңүченең уен кораллары белән бүләкләнүе. Ул скрипкалар яңа хуҗаларын көтә. Журналистларга аларны күрсәттеләр.
Скрипка остасы Джули Рид-Йебоа беренче премиягә мастер Джузеппе Педраццининың, икенче һәм өченче премиягә — Николай Коссенның  һәм Игорь Улицкийның скрипкалары бүләк ителәчәге турында сөйләде. Ике премияне Мостай Кәрим исемендәге Фонд тапшырырга ниятли.
Танылган япон скрипкачысы һәм дирижеры, жюри әгъзасы Дзёдзи Хаттори маэстрога әти-әнисе бүләк иткән пластинканы күрсәтте. Анда яшь Владимир Спиваков сурәтләнгән.
Пандемия конкурска үз төзәтмәләрен кертте - жюри әгъзаларының берсе Борис Кушнир онлайн форматта эшләргә мәҗбүр булачак. Калган жюри составы Уфага килгән, гәрчә хәзерге шартларда визаларны рәсмиләштерү бик авыр.
Конкурс тыңлаулары бүген башланды, музыкантларның көрәшен онлайн да күзәтергә мөмкин.

Конкурс барышында Русия Милли филармония оркестры музыкантлары Уфаның яшь музыкантлары өчен мастер-класслар уздыра.

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас