Мәдәни мохит
19 ноябрь 2021, 08:30

Үзенчәлекле шәхеснең үзенчәлекле юбилее

«26 ноябрьдә М. Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театрында Русиянең атказанган  артисты, Башкортстанның халык артисты, танылган актер һәм режиссер Олег Хановның юбилеен билгелиләр.

Үзенчәлекле шәхеснең үзенчәлекле юбилееҮзенчәлекле шәхеснең үзенчәлекле юбилее
Үзенчәлекле шәхеснең үзенчәлекле юбилее

«26 ноябрьдә М. Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театрында Русиянең атказанган  артисты, Башкортстанның халык артисты, танылган актер һәм режиссер Олег Хановның юбилеен билгелиләр. 15. 30 минутта юбиляр театр фойесында котлаулар кабул итәчәк, Сергей Есенинның «Анна Снегина» поэмасын укыячак. Ә инде кичен Олег Закир улы төп рольләрнең берсен башкарган «Кыз урлау» спектакле күрсәтеләчәк. 

Ә беренче тапкыр Олег Ханов кайчан сәхнәгә чыккан беләсезме?

"Әти белән әни икесе дә театрда эшли, еш гастрольдә йөриләр иде. Мине дә үзләре белән алалар. Мәктәптә генә укый идем әле. Шулай бервакыт концерт куйганда алып киттеләр. Эх, сәхнәгә чыгасы килә бит! Карап торам кызыгып. Миндә гел шундый тойгы булды: мин алардан яхшырак уйнар идем төсле. Шуннан бер көнне миңа концерт беткәч чаршау ябарга рөхсәт иттеләр. И, дулкынланып көттем теге мизгелне! Икенче бүлек башлану белән чаршауның бер очын тотып утырдым. Концерт номерларын яттан беләм: кайчан кем чыга, кайчан бетә... Менә артистлар баш иделәр, алкышлар яңгырады. Әти минем якка карады да, баш селкеп, ябарга вакыт икәнен аңлатты. Мин чаршауны ябып алып киттем... Бервакыт көлүләр ишетелә. Борылып карасам, чаршауның эчке ягын тотканмын да үзем ябып барам, арттан ачылып бара икән."дип искә ала үзе бу вакыйганы. 

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас