Мәдәни мохит
15 Ноября 2021, 07:56

Төшерәбезме?

Бәйгедә 16 яшьтән өлкәнрәк катнаша.

Төшерәбезме?Төшерәбезме?
Төшерәбезме?

«Минем яраткан артистым!”Уфа “Нур” татар дәүләт театры нәкъ шундый исем астында рәсем бәйгесе игълан итте.

Бәйгедә 16 яшьтән өлкәнрәк катнаша. Үзешчән рәсем төшерүчеләргә дә, профессиональ рәссамнарга да мәйдан ачык! Төп һәм мөһим шарт – рәссам картинасы аша театрга мәхәббәтен күрсәтергә һәм театр хакында башкаларга да сөйләргә тиеш. 
“Нур” театрындагы яраткан артистыгызның рәсемен, портретын үзе белән күрешеп төшерергә кирәк. Фотографиясеннән карап төшерелгән эшләр дә кабул ителә.

Конкурс 2022 елның 1 маена кадәр дәвам итәчәк. Эшләрне Уфа шәһәре, СССРның 50 еллыгы урамы, 36нчы йорт адресы буенча китерергә яки "Рәсем конкурсына" дип язып, почта аша юлларга кирәк. Иң яхшы эшләр театр фойесында яки музеенда урын алачак!

Иҗади бәйгедә мәктәп укучылары да катнаша ала. Алар балалар спектакльләрен караганнан соң рәсем төшереп җибәрә ала. Кызыклы дип табылган рәсемнәр 1 июньдә күргәзмәгә чыгарылачак һәм “Нур” театрының бөтен актив аккаунтларында да урнаштырылачак. 
Ә җиңүчеләрне матур бүләкләр көтә!

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас