Мәдәни мохит
15 ноябрь 2021, 07:34

Башкортстанда янә фольклориада!

Бу хакта Республика Башлыгы Радий Хәбиров социаль челтәрдә хәбәр итте.

Башкортстанда янә фольклориада!Башкортстанда янә фольклориада!
Башкортстанда янә фольклориада!

Уфаның 450 еллыгын билгеләгән елда зур мәдәни форум оештырылачак. Бу хакта Республика Башлыгы Радий Хәбиров социаль челтәрләрдә хәбәр итте.

«Зур куаныч белән хәбәр итәм: Будапештта 50нче Генераль Ассамблеядә 2024 елда Русиядә, төгәлрәк әйткәндә, Башкортстанда Беренче бөтендөнья балалар фольклориадасын үткәрү турында карар кабул ителде. Быел республикада үткәрелгән фольклориада да иң чагу чараларның берсе дип танылды», – дип язды Радий Хәбиров. 
VI Бөтендөнья фольклориадасын ачкан көннәрдә CIOFF Президенты Филипп Боссан белән бу идея тикшерелгән. Ул чакта Боссан әфәнде Совет Бөтендөнья балалар фольклориадасын уздыру буенча халыкара положение әзерләве хакында әйткән. 
«CIOFF Генераль Ассамблеясенә безнең тәкъдимне хуплаганнары өчен рәхмәт белдерәбез, – ди Башкортстан Башлыгы. – Халыкара балалар форумы республика халкына һәм беренче чиратта балаларга матур бүләк булыр. Ә без кунаклар һәм катнашучыларның кәефе яхшы булсын өчен мөмкин булганның барысын да эшләрбез».

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас