Сәләтле кеше бар яклап та сәләтле шул.
Нурия Вәлиәхмәтова 1963 елның 17 июнендә Баулы районының (Татарстан) Акбаш авылында туган. Туймазы шәһәрендә 2 санлы мәктәпне тәмамлаган. Алдагы язмышын икътисад белән бәйләгән ханым киңкырлы кеше булып чыга. 1984 елда ул Туймазыда узган шахматчылар ярышында чемпион титулына ирешә. 2020 елда шахмат сөючеләр өчен “Нурия Вәлиәхмәтова исемендәге” премия булдырыла.
Нурия Закир кызы белем алуга зур омтылышлы кеше буларак, урта-махсус, ике югары уку йортын, аспирантура тәмамлаган икътисад фәннәре кандидаты. Төгәл фәннәр буенча алдырган кешеләр гадәттә “коры” финансистлар булучан. Ә күп еллар аудитор булып хезмәт салган Нурия Закир кызы иҗади рухлы, туган ягы тарихын өйрәнүче, кешеләр белән яхшы мөгамәлә кора белүче, оста каләмле әдибә, актив тормыш позициясенә ия, бай фантазияле хатын-кыз һәм актив җәмәгатьче дә. Ул Язучыларның интернациональ берлеге,БР һәм Русия журналистлар берлеге, Русия туган як тарихын өйрәнүчеләрнең Уфа бүлекчәсе әгъзасы, 2020 елдан башлап Туймазыдагы (Башкортстанда беренче) әдәби музей директоры.
Тынгысыз җанлы оста Нурия ханым ВК социаль челтәре битләрендә уздырылучы “Бикяхшы2021” кул эшләре бәйгесендә дә катнаша.
Татар кызы- Кадрия дә
Бик матур күлмәк кигән.
Халыкларны сәламләп ул,
Сезнең алда баш игән....
Үзем кистем, тектем, чиктем,
Татар кызы тудырдым.
Бигрәк матур килеп чыккач,
Конкурска да уздырдым, дип үз эшләрен тәкъдим итә Нурия ханым.
АК КАРЛАР МИҢА ДӘВА
Иртән иртүк күзем ачсам,
Ап-ак кар җиргә яуган.
Чәчәкләр атып утырган
Гөлләр моңаеп калган.
Кичә әле яшел җирне
Бүген көртләр каплаган.
Гуя минем яшьлек чагым
Ак кар астында калган.
Истә бәхетле мизгелләр,
Чанада шуган чаклар,
Дуслар белән бергәләшеп
Шашып уйнаган чаклар...
" Картайма, әле, Сиң! "-диеп,
Чәчәкле карлар ява...
Үкенмим дә, еламыйм да:
Бу халәт миңа дәва.
Нурия Вәлиәхмәтова