Мәдәни мохит
10 Ноября 2021, 14:41

Хезмәттәшлек итү сораулары каралды

Венгрия һәм Башкортстан арасында алмаш стажировкалар оештыру күзаллана.

Венгриянең Будапешт шәһәрендә  CIOFF®️ Генераль Ассамблеясе һәм 50нче Бөтендөнья Конгрессы үз эшен дәвам итә.
8 ноябрьдә  БРның мәдәният министры   Әминә Шафикова эшче төркем белән берлектә  CIOFF®️ Советы утырышында катнашты. Анда халыкара оешманың Башкортстан белән халык иҗаты һәм фольклорын саклау һәм үстерү  өлкәсендә арытаба хезмәттәшлек итү мәсьәләләре каралды.

Әминә Ивни кызының Будапешттагы эшлекле сәфәре кысаларында  ул Венгриянең мәдәният министры Петер Фекете белән очрашты. Очрашуда алар хезмәттәшлек итү мөмкинлекләрен карады.

–Ассамблея кырларында чыгыш ясап, без СИОФФның Башкортстан белән арытаба хезмәттәшлек итү  мәсьәләләре буенча тәкъдимнәр керттек. Шула ук Петер Фекете белән очрашуда без Этнография музее белән хезмәттәшлек сораулары буенча әңгәмәләштек. Венгрия коллективларын барлык фестивальләрдә катнашырга чакырдык, Ференц Лист исемендәге Музыка академиясе белән алмаш стажировкаларны оештыру вариантларын өйрәнергә кирәк дигән карарга килдек, – диде Әминә Шафикова.

Чыганак: pravitelstvorb.ru 

 

 

 



Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас