Мәдәни мохит
3 ноябрь 2021, 05:05

“Концертым буласы көнне көтәм…”

Җырчы Ришат Галиханов тамашачы белән очрашуга әзер.

“Концертым буласы көнне көтәм…”“Концертым буласы көнне көтәм…”
“Концертым буласы көнне көтәм…”

      Башкортстанның атказанган артисты, “Алтын-Урал” халык премиясе һәм Бөтенрусия конкурслары лауреаты Ришат Галиханов журналистлар белән аралашырга бик ярата. “Өмет” белән дуслыгы да күптәннән. Шатлыгы булса да, көенечләре булса да редакциягә килеп күңелен бушата ул. Соңгы килүе мәшәкатьләре белән бәйле иде. 11 ноябрьдә Уфада концерты була икән.

– Ришат, пандемия кебек катлаулы чорда ничек курыкмыйча концерт оештырырга булдың? Мәшәкатьле булдымы бу эш?

 - Республикада иҗат итүче барлык артистларның, җырчыларның иҗатына йогынты ясаган кебек,  пандемия  минем иҗатыма  да кагылмый калмады, читләтеп үтмәде – эшләр тукталды. Авыр хәл бу: кемдер шушы зәхмәт белән көрәшә, кемдер аны җиңә алмый, арабыздан мәңгелеккә китә. Күпләр прививка эшләтә, һәм бу дөрес тә. Шунысы сөендерә – катлаулы хәл булса да, прививка ясаткан тамашачыларыбыз курыкмыйча  концертларга йөри алалар. Чөнки халык  җыр-моңнарны, тере тавышны сагынган, сусаган.

     Сонгы тапкыр сольный концертымны өченче ел оештырган идем. Үткән ел андый бәхет тимәде, чөнки чирнең башланган вакыты  гына иде. Куркытты. Гомумән, ел ярым дәвамында бер концерт та оештыра алмадык. Моңа кадәр ун ел рәттән туп-тулы заллар белән сольный концертлар куя идем. Бәхетле, күңелле, илһам бирә торган еллар булган ул чор. Ләкин мин бервакытта даөметне өзмим – киләчәктә хәлләр үзгәрер, пандемияне җиңәрбез, тагын зал тутырып тамашачылар җыярбыз, гөрләтеп концертлар куярбыз әле.

 - Күпчелек артистлар, җырчылар пандемия вакытында даими керем булмаганлыктан – концертлар, гастрольләр туктатылды бит инде – челтәрле маркетинг белән шөгыльләнә башлады. Кайсыберләре тамада, алып баручы булып китте. Ә син нинди юнәлешне сайладың?

 - Мин андый юллар белән китмәдем. Дөрес, кичәләрдә, юбилейларда чыгыш ясарга чакырсалар, шатланып барам, җыр-моңнарымны бүләк итәм. Андый вакытта элекке пандемиясез вакытлардагы чыгышларыбызны искә алып, үзебез дә илһамланып, яхшы кәефләр белән кайтабыз. Һәм! Тагын да тамашачыларыбыз  белән күзгә-күз карап очрашу вакытларын түземсезләнеп көтәбез. Минем өчен шундый мәл җитте – 11 ноябрь көнне Уфаның Шәһәр мәдәният сараенда концертымны үткәрергә ниятләдем. Электән яраттым ул мәдәният йортын. Ул Уфаның бик уңайлы урынында урнашкан – Черниковка бистәсеннән дә, Сипайлово ягыннан да килергә уңайлы.

     Халык килер, чыгышларыбызны ошатыр дип уйлыйм. Концертым буласы көнне көтәм. Ул кичке сәгать  җидедә башлана. Менә син пандемия вакытында ничек курыкмыйча концерт оештырырга кыюлык таптың дип сорыйсың. Дуслар да ярдәм итәбез диделәр, дәртләндерделәр. Иҗатташ дусларым үрнәгенә дә күз салдым. Куялар бит концертлар! Менә дигән итеп куялар! Зифа Нагаеваның  юбилей концерты гөрләп үтте.

     11 ноябрь көнне өч сәгатьлек матур тамаша куячакбыз, Алла боерса. Җиңел генә оештырдык дисәм, дөрес булмас. Мәшәкате күп булды.  Төп мәшәкатьне үз өстемә алдым – мин үз-үземә администратор да,  үзем продюсер да, җырчы да. Кем әйтмешли, “3 в 1” гына түгел,  “5 в 1” килеп чыкты инде монда.

    Костюмнар турында аерым әйтергә телим –яңаларны тектердем. Спонсорларым булуы нык ярдәм итте, аларга рәхмәт. Костюмнар тектерүнең кыйбатка төшүен әйтеп торасы да юк, берсе 40-50 мең сум тирәсенә баса.

 - 11е көнне синең белән бер сәхнәдә кемнәр чыгыш ясаячак?

 - Иҗатташ дустым, үзешчән җырчы, композитор Зарема Әюпова чыгыш ясаячак. Матур, мәгънәле җырлар башкаручы, моңлы тавышлы искиткеч сәләтле кеше ул. Аның миндә ике өр-яңа җыры бар, мин аларны шул көнне беренче тапкыр башкарачакмын. Шул җырларның премьерасы була инде. Алар әле радиода да яңгырамадын. Кемдер яңа җырларны башта радиога бирә, радио-дулкыннарда яңгырата, аннары сәхнәдә башкара. Минем исә, киресенчә. Теләгем – халык яңа җырны башта концертта, тере тавыш белән башкарганда ишетсен.

     Алып баручыбыз – Мирхәт Гайсин. Ул үзе җырлар да башкарачак.  Ике баянчыбыз, биюче кызларыбыз – барысы да тамашачыда яхшы кәеф, җылы тәсирләр калдыру өчен тырышачак.  Хәтта испан, көнчыгыш биюләре булачак дип, сер капчыгын бераз тишеп, ымсындырып куйыйм әле.  Менә шундый бай, төрле программа тәкъдим итмәкчебез.

       Прививка ясаткан дусларым – тамашачыларым! Катлаулы чорны бергә-бергә үткәрик – җыр-моңнарыбыз илһамландыручы юлдаш булсын, күңел күтәренкелеге өстәсен. Барыгызны да концертларымда көтеп калам.

                           Руфина Таҗиева әңгәмәләште.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас