

Владимир Путин булдырган “Мәдәният” милли проектының “Иҗади кешеләр” төбәк проекты кысаларында Кушнаренко районында Топорниннар утарында “Яшә, авыл!” бәйрәме үтте.
Бәйрәмгә килүче кунаклар бай эчтәлекле концерт программасын карады. Программага ярминкә, казак чыгышы, кылыч белән чабу буенча осталык дәресләре, музкаль мәктәп педагогларының мастер-класслары, чәй эчү кергән иде.
Чарага килүчеләр һәм анда катнашучылар авыл хакында күп кенә кызыклы мәгълүмат белде. Бу турыда районның тарихи-крайны өйрәнү музее директоры Гүзәл Хәмитова сөйләп бирде. Актив катнашучылар оештыручылардан рәхмәт сүзләре кабул итте.
Чыганак: kushnarenkovo.bashkortostan.ru