

Без дә белә идек аны...
«Рабыня Изаура» фильмының сценарий авторы, бразилияле Жилберту Тумшиц Брага Рио-де-Жанейро дәваханәсендә үлгән. Аңа 75 яшь булган. 1973-2015 еллар дәвамында аның 35 эше туган. «Рабыня Изаура»дан тыш ул «Бок о бок» фильмының да сценаристы булган. Туганы белдерүенчә, аны авыр хәлдә давәхнәгә алып киткәннәр, анда сепсис булган, инфекция эләккән. Соңгы елларда сценарист авырып торган, йөрәгенә һәм умыртка баганасына операция ясаткан.
«Рабыня Изаура» сериалы 1976 елда экраннарга чыга. Безгә ул 1988 елда килде һәм дүрт каналда күрсәтелде.
Жилберту Тумшиц Брага «Бок о бок» телесериалы өчен «Эмми» премиясенә лаек булган.
Фото: rbc.ru, telenovelascomamor.ru