

Драматург Мирхәйдәр Фәйзинең тууына — 130 ел.
Мирхәйдәр Мостафа улы Фәйзуллин – Мирхәйдәр Фәйзи 1891 елның 19 октябрендә (яңа стиль белән 1 ноябрьдә) Ырынбур губернасы Күкшел авылында туган. Әтисе Мостафа чыгышы белән Чистай якларыннан була. Ул бу якларга бәхет эзләп килеп чыга һәм миллионер Хөсәеновларның Күкшел утарында идарәче булып эшли. Ырынбур янындагы Каргалы авылы кызы Зәйнәпкә өйләнеп, 8 ир бала һәм 3 кыз үстерәләр. Унбер баланың иң кечесе буларак, Мирхәйдәр иркә үсә, көннәрен челтерәп аккан чишмәләр, чәчәкле болыннар кочагында уйнап үткәрә. Заманына күрә укымышлы һәм ачык фикерле булган әнисе Зәйнәп Мирхәйдәрдә укуга-белемгә мәхәббәт тәрбияли. Ике ел абыстайга йөреп, апасы һәм абыйсы булышлыгы белән дә ул укырга-язарга өйрәнә. 1902-1904 елларда Мирхәйдәр Орск шәһәрендә белем ала. Дини бәйрәмнәрдә утарга кайтып йөри. Туган ягының гүзәл табигатенә, татар халкының милли йолаларына, гореф-гадәтләренә мәхәббәт шушы елларда тәрбияләнә. Бераздан Фәйзуллиннар гаиләсе Орск шәһәрендә йорт сатып ала һәм 1907 елдан шунда яши башлый. Балаларыннан берничәсе, шәһәрдән ерак түгел Җүнәй дигән бер авылда йорт салып, иген игәргә керешәләр.
Мирхәйдәр Фәйзи 1910 елларда әдәбият мәйданына килеп, Г. Тукай, М. Гафури, Г. Камал нигез салган демократик традицияләрне үстерүчеләрнең берсе була. Ул үзенең барлык иҗат көчен, талантын халыкка хезмәт итүгә багышлый.
Орскидагы бер мәдрәсәдә укыганда ул китап уку белән мавыгып китә. К. Насыйри һәм башка мәгърифәтчеләрнең әсәрләре белән таныша. Беркадәр урыс телендә дәресләр тыңлый. Аннары — Ырынбурдагы “Хөсәения” мәдрәсәсе... Тик, зур хыяллар белән килсә дә, монда да заманнан артта калганлык, искелек диварына төртелә. “Чүкеч” журналында, “Әльислах” гәзитендә мәдрәсә тәртипләрен тәнкыйтьләп мәкаләләр бастыра башлый. Ләкин йөрәк авыруы сәбәпле, ике ел узуга, табиблар аны укудан тыя. Әмма белемгә омтылган үсмер үзаллы төрек әдәбиятын, урыс классикасын укый. Абыйлары алдыра торган гәзит-журналларны даими укып бара. Озакламый аларда үзе дә шигырьләр бастыра башлый. Ә 1912 һәм 1913 елларда ике шигырь җыентыгы чыгара. Әмма аның күңеле драматургиягә тартыла. Бу өлкәдәге беренче адымын ул тәрҗемә аша ясый. 1912 елда балалар язучысы Клавдия Лукашевичның “Среди цветов” дигән пьесасын урысчадан татарчага әйләндереп китап итеп чыгара. Бераздан Мирхәйдәр үзе дә пьеса язу белән җитди шөгыльләнә башлый. 1912 елда “Яшьләр алдатмыйлар” комедиясе дөнья күрә. Аны тамашачы яратып кабул итә.
Мирхәйдәр Фәйзи исемен татар җәмәгатьчелеге арасында таныткан әсәр асылда “Кызганыч” мелодрамасы (1914) була. Чөнки ул татар драматургиясенә яңа тема — халыкка хезмәт итү темасын алып килә.
М.Фәйзи гомеренең күп өлешен Орск шәһәрендә үткәрә. 1911 елда булачак әдип тормышында аның яшәү рәвешенә зур йогынты ясаган вакыйгалар була. Орск шәһәре яшьләре дә тамаша оештыру теләге белән янып йөри башлый, әйдәп йөрүчеләрнең берсе М.Фәйзи була. Орск шәһәренең мәдәни хәятындагы шушы вакыйга язучының иҗат юнәлешен, яшәү мәгънәсен билгели, әдәбият-сәнгать, театр сәнгате аның гомерлек юлдашына әверелә. Әлеге тарихи мизгелләрдән соң Орск шәһәренең аңлы, укымышлы, кыю яшьләре бер-бер артлы «Югалган хатын», «Түләшү», «Бүләк өчен», «Кияү эзләү» һ.б. пьесаларны сәхнәләштерә. Шәһәрнең әдәби-мәдәни тормышында кайный башлый, милләттәшләребез арасында туган әдәбият һәм сәнгатьне таратучыга әверелә һәм тыйнак, ярдәмчел, кешелекле, сабыр холыклы егет татар зыялыларының, яшьләрнең тирән ихтирамын казана. Оештыручы, режиссер, гример, актерлык эшчәнлегеннән тыш, бу елларда ул шагыйрь һәм тәрҗемәче буларак та таныла.
«Яшьләр алдатмыйлар» (1911) комедиясен драматургның оригиналь пьесаларыннан беренчесе итеп санарга кирәк. Аның артыннан ук иптәше Габдулла Әмиров белән бергә «Бизәнү» (1912) дигән көлкеле әсәр иҗат итәләр. 1911-1912 елларда язылган «Ватылган көзге алдында» исемле бер пәрдәлек комедиясе әдипнең архивында кулъязма хәлендә саклана. «Кызганыч» (1913), «Тәкъдирнең шаяруы» (1913) мелодрамаларында тулы канлы драматик характерлар тудыруга, көчле конфликтлар оештыруга җирлек-нигез әзерли. М.Фәйзи күңелендә халык шагыйре Г.Тукай белән очрашу теләге уяна. Бу нияте белән ул Казанга юл тота. Г.Тукай белән очрашу насыйп булмаса да, чал Казан шәһәре, аның тарихи урыннары, борынгы һәйкәлләре, әдәби-мәдәни мохите М.Фәйзи күңелендә җуелмас эз калдыра.
Гомеренең иң кызыклы һәм нәтиҗәле өлешен М.Фәйзи милли-мәдәни тормыш кайнап торган Орск шәһәрендә үткәрсә дә, аның күңеле һәрдаим авылга тартыла. Аңа ата-бабалары туып-үскән, я булмаса бай нәселле туганнары, кан-кардәшләре төпләнеп, ныклы тормышта гомер кичергән Ырынбур, Киров өлкәләре, Татарстан һәм Башкортстан республикаларының төрле авылларында яшәргә, тормыш тәҗрибәсе тупларга туры килә. Бу шартлар М.Фәйзигә җан азыгы, әдәби эшчәнлегенә саекмас материал бирә. Җырга-моңга гашыйк егет яшьләрнең кичке уеннарында, бәйрәм-мәҗлесләрендә, печән чапканда, иген сукканда я булмаса солдатка алынган никрутлардан ишеткән җырларны, такмакларны, бәетләрне күңел дәфтәренә теркәп бара, үз күңел дөньясын гамьле уйлар, матур типлар белән баета. Аның мәңге яшәр “Галиябану” драмасы беренче тапкыр 1917 елның 19 мартында Ырынбурдагы профессиональ театр труппасы «Нур» тарафыннан сәхнәдә уйнала һәм шул беренче куелышында ук зур уңыш казана. Шуннан соң инде аның бүгенге көннәргә кадәр сүрелмичә дәвам иткән озын гомерле сәхнә тормышы башлана. Әдипнең башка әсәрләре дә бер гасырдан артык инде татар һәм башкорт сәхнәләреннән төшми уйналып килә.
1920-1924 еллар – М.Фәйзи әдәби эшчәнлегенең иң актив һәм нәтиҗәле еллары. «Асылъяр» (1918-1920), «Ак калфак» (1922-1923), «Адашкан күңел» (1922-1923), шул чорның имансызлык, дәһрилек шаукымын гәүдәләндергән атеистик эчтәлекле, антиклерикаль тенденцияле «Кәкре каен» (1923), заман сулышын чагылдырган «Коммунага» (1924) бер пәрдәлек агитпьесалары иҗат ителә.
Язучы гомеренең соңгы айларын Баймак шәһәрендә үткәрә. Йөрәгенең зәгыйфьлеге белән һәрдаим килешеп яшәргә мәҗбүр булган М.Фәйзигә башка авырулар да өстәлә. 1928 елның 9 июлендә талантлы әдип туберкулез авыруыннан вафат була. Ул Баймак шәһәренең гражданнар сугышы каһарманнары каберлегенә җирләнгән. Казанда һәм Баймакта Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге урамнар бар.
Фотоларда: 1. Драматург Мирхәйдәр Фәйзи.
Фото чыганагы: Pinterest, YouTube