

Расих Ханнановның тууына - 90 ел.
Матбугат аксакалы, шагыйрь, язучы, күренекле журналист Расих Нургали улы Ханнановның тууына 90 ел тулды.
Расих Ханнанов 1931 елның 28 октябрендә Кырмыскалы районы Кырмыскалы авылында туган. Миллионлаган совет балалары язмышын уртаклашып үскән егет бай күңелле була, яшьли иҗатка тартыла. Мәктәптә укыган елларында ук тәүге мәкаләләрен яза. 1949—1951 елларда Кырмыскалы район мәдәният йортында киномеханик булып эшли. Яше җиткәч армиягә алына һәм Ерак Көнчыгышта алты елга якын хезмәт иткәндә флот гәзите белән хезмәттәшлек итә. Шулай ук Башкортстан матбугат басмаларына да шигырьләрен, хикәяләрен җибәреп тора. 1957 елдан башлап «Хезмәткә дан» район гәзитендә, ә 1962 елдан «Кызыл таң» республика гәзитендә эшли. Редакциядә ул өч дистәдән артык, төгәлрәк әйтсәк, 33 ел эшли. Ул вакытта республикада татар телендә нәшер ителүче бердәнбер татар телле гәзит – “Кызыл таң”га эшкә аны чакырып алалар. Башта тәрҗемәче була, аннан бүлек мөдире, 1971 елдан – баш мөхәррир урынбасары, 1991-1994 елларда баш мөхәррир була. Әдәби хезмәткәрдән башлап баш мөхәрриргә кадәр вазифа баскычларын үткән журналист –җитәкче яшьләргә төгәл фикерен, кирәкле киңәшен әйтер остаз да була. Редакция эшчәнлеге күп вакытын алса да, тынгысыз журналист эшчәнлеге һәм җитәкче вазифалары йөген тарту белән бергә әдәби иҗат белән шөгыльләнергә дә вакыт таба. Күренекле язучы дитәләрчә китап авторы. Аның романнары, повестьлары, хикәяләре, робагыйлары төрле нәшриятларда дөнья күрә. Илленче еллар ахыры — алтмышынчы еллар башында әсәрләре матбугатта еш чыга. Шул елларда иҗат ителгән әсәрләрен туплап “Син онытма” дип исемләнгән беренче җыентыгын бастырып чыгаргач, андагы шигырьләрнең күбесе көйгә салынып, җырларга әверелә.
Расих Ханнановның арытаба «Яшьлек канатлары», «Диңгез карлыгачы», «Кыр казлары киткәндә», «Юл буенча күк чәчәк», «Күңел нуры», «Көтегез мине, тирәкләрем!», «Әйтем юкка әйтелми», «Хатынга бүләк» кебек җыентыклары дөнья күрә.
Берничә пьесасы да төрле театрларда сәхнәләштерелде. Ул – алты пьеса, ике музыкаль комедия, очерклар, мәкаләләр, рецензияләр, фельетоннар авторы.
Расих Ханнановның күпкырлы эшчәнлеге рәсми даирәләр тарафыннан да югары бәяләнде, әдип “Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре”, Башкортстанның «Халыклар дуслыгы» ордены кавалеры, Шаһит Ходайбирдин исемендәге һәм Тәтешле районы булдырган Әнгам Атнабаев исемендәге премияләргә лаек булды.
Расих Ханнанов ижатында җырлар аерым зур урын алып тора. Оста каләмле әдип иҗат иткән йөзләрчә җырны татар һәм башкорт сәнгать осталары яратып башкара. Аның ике йөздән артык шигырен билгеле композиторлар көйгә салган. Кайсыберләре халык җырларына әверелгән. Әйтик, «Ялгыз аккош күлләрдә», «Минем әни гөл ярата иде» җырлары Татарстанда «Елның иң яхшы җыры» дигән исемгә лаек булды. «Минем Уфам — Уралның саф гөле», башкалабызның 425 еллыгына багышланган конкурста җиңеп, Уфаның бәйрәм гимнына әверелде. Расих Ханнанов җырлары Идрис Газиев, Хәйдәр Бегичев, Галия Солтанова, Фән Вәлиәхмәтов, Гали Хәмзин, Гомәр Әбделмәнов, Радик Гәрәев, Мәгафур Хисмәтуллин, Салават Фәтхетдинов, Илфак Смаков, Флүрә Килдиярова, Нәзифә Кадыйрова, Зәки Мәхмүтов кебек сәнгать осталары һәм яшь җырчылардан Алсу һ.б. зур мәхәббәт белән башкаруында яңгырый. Ул җырлар татар, башкорт телләрендә генә түгел, “Торналар киткән чакта”, “ Ак күгәрчен” кебек музыкаль шедеврлары урыс, инглиз, француз телләрендә, бездән ерак Австралия, Финляндия кебек җирләрдә дә яңгырый. Ә без ул җырларны көйләп, җырлап, белеп үскән бәхетле буын вәкилләре булуыбыз белән шатбыз.
“Ак күгәрчен”
Расих Ханнановның иҗади мирасы дәвамын таба кебек. Чөнки аның шушы олпат юбилее уңаеннан “Ак күгәрчен” дип аталган әдәби бәйге игълан ителде. Кырмыскалы районы үзәкләштерелгән клуб системасы татар һәм башкорт телләрендә каләм тибрәтүче яшь шагыйрьләр өчен "Ак күгәрчен" шигърият конкурсы игълан итте. Конкурс Расих Ханнанов истәлегенә багышлана. Әлеге конкурс туган телләрендә иҗат итүче яшь талантларга ярдәм итү өчен өстәмә мөмкинлекләр тудыру максатын күз уңында тота. Бәйге 28 октябрьдә башланды һәм 2022 елның 1 гыйнварына кадәр дәвам итәчәк. Йомгаклау чарасы Кырмыскалы район мәдәният йортында узачак. Бәйгедә теләге булган һәр кеше катнаша ала, яшь һәм география чикләре юк. Йомгаклар 2022 елның 21 мартында, Бөтендөнья шигърият көнендә ясалачак. Иң яхшы шигырьләр китап булып басылып чыгачак. Бу хакта дүшәмбе көнне «Башинформ» ның конференц-залында шагыйрь, язучы һәм журналист Расих Ханнановның тууына 90 ел тулуга багышланган матбугат конференциясендә сөйләп үтелде. Ул көнне Расих Нургали улының иҗади мирасын кулланып тормышка ашырылачак проектлар турында сөйләделәр. Конферецияне шагыйрьнең кызы Гөлчәчәк Ханнанова оештырды. Гөлчәчәк ханым Расих абыйның тормыш елларын, аның эшчәнлеген искә алып үтте, үзе өчен зур истәлек булган -ленотипка басылган фотосын, кулдан язылган җырлар китабын, язу машинасында басылган текстларын күрсәтте, игълан ителгән конкурска зур өметләр баглавын белдерде. БР язучылар берлеге рәисе урынбасары Нурлан Ганиев “Ак күгәрчен” конкурсның нигезләмәсе белән таныштырып үтте.
Ике талант иясенең иҗади тандемы
Шагыйрь белән якын дус булган, Расих Ханнановның шигырьләренә кабатланмас җырлар язган композитор, Башкортстанның халык артисты, Татарстанның Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Рим Хәсәнов иҗатташы турында бай истәлекләр белән уртаклашты. Үзенең тормышында хәлиткеч борылыш ясарга этәргән кешегә зур рәхмәтен белдерде. Аның кешелек сыйфатларына зур бәя бирде. Ә инде иҗатташлыкларын бәяләп карасаң, Рим Хәсәнов белән Расих Ханнанов җыр сәнгате дөньясында мәңгелек әсәрләр иҗат иткән көчле авторлар.
Рим Мәхмүт улы игълан ителгән “Ак күгәрчен” конкурсының җыр сәнгатенә мәгънәле сүзләргә язылган яңа җырлар бүләк итәренә шикләнми. “Расих Ханнанов кебек дөрес кешеләрне бүтән белмим. Мин аны изгеләргә тиңлим. Бүген эстрадада мәгънәле сүзләргә язылган җырларга кытлык. Композиторлар яхшы текстларга җыр яза башлар. Конкурс матур шигырьләр сайлап алырга форсат бирер, эстрадага, ниһаять, зәвыклы җырлар кайтыр”, диде композитор. Әйткәндәй, бу конкурсның жюри рәисе дә Рим Мәхмүт улы Хәсәнов.
Ә конкурс юктан гына “Ак күгәрчен” дип аталмаган. Ул Расих Ханнановның вафаты алдыннан иҗат иткән соңгы җыры. Аның сүзләре йөрәккә үтеп керерлек. Бу көнне Рим Хәсәнов яңа уен коралында (бер ел элек кенә кларнетта уйнарга өйрәнгән) уйнап, “Торналар киткән чакта”, “Ак күгәрчен” җырларын җырлап ишеттерде. “
***
27 октябрь көнне матбугат аксакалы, шагыйрь, язучы, күренекле журналист, җитәкче Расих Нургали улы Ханнанов яшәгән йорт диварына тактаташ урнаштырылды. Чара ахырында Расих Ханнановның кызлары Гөлчәчәк һәм Резида һавага ак күгәрчен очырды.
Шул ук кичтә “Башкортстан” Дәүләт концерт залында әдип истәлегенә багышланган әдәби-музыкаль кичә үтте. Анда килгән кунаклар, җырчылар Расих Нургали улы иҗат иткән җырлар, автор турында җылы хатирәләр белән бүлеште. Бу кичне күптән көтелгән премьера - "Ак күгәрчен" җыры зур сәхнәдән яңгырады. Аны яңа музыкаль әсәргә көй язган композитор Рим Хәсәнов үзе башкарды.
P.S “Ак күгәрчен” шигъри бәйгесенә эшләр кабул ителә башлады. Әсәрләрегезне hannan@rambler.ru электрон почтасына, яки Башкортстан Язучылар берлеге исеменә: 450076, Уфа шәһәре, Коммунистик урамы, 34 санлы йорт адресы буенча юллый аласыз.