Мәдәни мохит
27 октябрь 2021, 06:50

Китапханә «Музыка дөньясына сәяхәт»кә дәшә!

Онытылмас очрашулар.

Китапханә «Музыка дөньясына сәяхәт»кә дәшә!Китапханә «Музыка дөньясына сәяхәт»кә дәшә!
Китапханә «Музыка дөньясына сәяхәт»кә дәшә!

Онытылмас очрашулар.

 

"Мәдәният"милли проекты кысаларында Чакмагыш районының Иске Калмаш авыл модельле яңа буын китапханәсенә музыкаль инструментлар сатып алынды һәм китапханә иҗади кешеләрнең, иҗат әһелләренең яраткан очрашу урынына әверелде.
Бу мәдәни учакта райондашларның әдәби-мәдәни яктан талантларын ачуга – "яшел ут" яна. Кичә, 26 октябрь көнне, Чакмагыш үзәгенең балалар сәнгать мәктәбе мөгалиммәләре тарафыннан «Музыка дөньясына сәяхәт»дип исемләнгән беренче интеграцияләнгән сәгать, сәфәр оештырылды.

Катнашучылар мавыктыргыч уен, викториналар аша ноталар, музыка коралларын, бөек композиторларның исемнәрен искә төшерделәр, П.И. Чайковскийның «Ел фасыллары» әсәре белән якыннан таныштылар һәм тыңладылар. Сәнгать мәктәбе педагоглары башкаруындагы җыр-моңнар барлык катнашучыларны да таң калдырды.

Яшь музыкантларга ярдәм йөзеннән китапханәчеләр махсус китап-иллюстратив материаллары тупланган тематик күргәзмәне күрсәттеләр, андагы нәфис һәм информацион әдәбият хакында бәян итеп уздылар.


Юлай Низаев, Чакмагыш районы.

Китапханә «Музыка дөньясына сәяхәт»кә дәшә!
Китапханә «Музыка дөньясына сәяхәт»кә дәшә!
Автор:Тухватуллина Алсу
Читайте нас