Барлык яңалыклар
Мәдәни мохит
25 октябрь 2021, 09:51

“Ике аккош”

Фестиваль чакыра!

“Ике аккош”
“Ике аккош”

Фестиваль чакыра!

 

Милли сәнгатебезнең йөзек кашы булган ике даһи моң илчесе – РСФСРның атказанган, Татарстан һәм Башкорстанның халык артисткасы, җырчы  Фәридә Кудашева һәм РСФСРның атказанган, Башкортстанның халык артисты, композитор, аккордеончы Бәхти Гайсин истәлегенә багышланган “Ике аккош”  музыкаль бәйгесе катнашучылардан гаризалар кабул итә башлады.

 Традиция буенча, конкурс ике: “Вокал башкару осталыгы” һәм “Уен коралында уйнау осталыгы” төрләрендә уза.

“Вокал башкару осталыгы” номинациясе РСФСРның атказанган, Татарстан һәм Башкортстанның халык артисткасы, җырчы  Фәридә Кудашева иҗатына багышлана. Анда үзешчән башкаручылар, 14 яшьтән өлкәнрәк укучылар һәм төрле уку йортларында белем алучы студентлар катнаша ала. Иҗади коллективларны да көтеп калалар.

25 октябрьдән  25 ноябрьгә кадәр көннәрдә  [email protected] электрон почтасына чыгышларның видеоязмалары кабул ителә. Алар «ВКонтакте»  социаль челтәренең махсус конкурс битендә куела барачак.

“Уен коралында уйнау осталыгы” бәйгесе РСФСРның атказанган, Башкортстанның халык артисты, композитор, аккордеончы Бәхти Гайсин истәлегенә багышлана һәм анда биш яше тулган сабыйлардан башлап, баян, гармун, тальянда  һ.б  уен коралларында уйнаучы кешеләр, ансамбльләр катнаша ала.  25 октябрьдән  25 ноябрьгә кадәр көннәрдә [email protected]  электрон почтасына  чыгышларның видеоязмалары кабул ителә. Алар «ВКонтакте»  социаль челтәренең махсус конкурс  битендә куела барачак.

Фестивальне Башкортстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, “Башкортстан Төбәк татар милли-мәдәни автономиясе” (РНКАТ)  һәм  Авыргазы,  Чишмә районнары хакимиятләре оештыра. Зур чара “Мәдәният” гомумдәүләт проектының бер юнәлеше булып бара.

Фото: culture-aurgazy.ru, smartik.ru, news.myseldon.com

 

“Ике аккош”
“Ике аккош”
Автор:Тухватуллина Алсу
Читайте нас: