+16 °С
Болытлы
Бездә!
Бүген Уфада Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбле чыгыш ясый.
Концерт программасында – ХХ гасыр башындагы Казан һәм Себер татарларының фольклор-этнографик материалларына нигезләнеп салынган «Туй» музыкаль-хореографик спектакле. Шулай ук төрле вокаль-хореографик композицияләр, ансамбльнең «алтын фонды»н тәшкил итүче татар халык җырлары һәм попуррилар.
Концерт 24 октябрьдә 19.00 сәгатьтә Уфа шәһәр Мәдәният сараеның концерт залында уза.