Мәдәни мохит
22 октябрь 2021, 08:22

Күп балалы Башкортстан - республика горурлыгы

Иң яхшы роликлар Гаилә порталында урын алачак.

БРның Ата-аналар һәм педагоглар ассоциациясе  “Күп балалы Башкортстан – гаилә бәхете палитрасы” проекты белән республика бюджетыннан грантлар, субсидияләр бүлү һәм РФ Президенты  грантына үткәрелгән  конкурсларда җиңүче булды.

Әлеге проект – 2020 елда башланган эшнең дәвамы. Ул чакта БРның Ата-аналар һәм педагоглар ассоциациясе  “Зур гаиләнең зур сәяхәте” проекты белән (2020 елда) БР Башлыгы грантларына үткәрелгән III конкурста җиңү яулаган иде. Проект республиканың 38 шәһәр округлары һәм муниципаль районнарыннан 100дән артык күп балалы гаиләне җәлеп итте.

2021 елның 1 ноябреннән күп балалы гаиләләр өчен “Гаилә калейдоскобы” конкурсы старт ала. Анда конкурсантлар гаилә кәсебе, иҗаты яисә социаль әһәмияткә ия проектларны тормышка ашыру  турында видеоролик тәкъдим итәчәкләр.

Һәр номинациядә беренче урын алу бәхетенә ия катнашучылар  “Күп балалы гаилә – милләт горурлыгы” фильмында төшәчәкләр.

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас