Барлык яңалыклар
Мәдәни мохит
22 октябрь 2021, 13:09

Җиңүчеләргә – бүләкләр!

Бу атнада БР Хөкүмәт йортында Шаһит Ходайбердин исемендәге журналистлар премиясе лауреатларын бүләкләделәр.

   Бу атнада БР Хөкүмәт йортында Шаһит Ходайбердин исемендәге журналистлар премиясе лауреатларын бүләкләделәр.

   Быел конкурска 16 автор һәм 2 иҗади коллективның хезмәтләре тәкъдим ителгән иде. 3 журналист лауреат исеменә һәм БР Хөкүмәтенең 100 мең сум күләмендәге премиясенә лаек булды.

   Лауреатлар арасында – “Бәкәкәт” журналын оештыручы Даян Мурзин. Ул үзенең әхлакый тәрбия, гаиләне ныгыту, тел һәм мәдәниятне саклау, иганәчелек эшчәнлеген киңәйтүгә багышланган материаллары өчен лауреат исеменә лаек булган.

   “Башкортстан” ТВсының  балалар һәм үсмерләр өчен “Тамыр” каналы редакторы Татьяна Никитина исә мөмкинлекләре чикләнгән балаларга багышланган программалар циклы әзерләгән һәм “ЭТНОкраса” телевизион проекты һ.б. өстендә актив эшләгән өчен җиңүче исемен яулаган.

   “Башкортстан” гәзитенең үз хәбәрчесе Кәримә Усманова бу олы бүләккә Урал аръягының социаль-икътисади һәм мәдәни тормышын яктыртуга багышлаган репортажлар сериясе өчен лаек булган.

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас: