Мәдәни мохит
21 Октября 2021, 07:55

Петербургта – Башкортстан көннәре

Фәйзи Гаскәров исемендәге башкорт дәүләт халык биюләре ансамбле Санкт-Петербургта Башкортстан мәдәнияте көннәрен ачты.

mgazeta.commgazeta.com
Фото:mgazeta.com

Фәйзи Гаскәров исемендәге башкорт дәүләт халык биюләре ансамбле Ленсовет исемендәге мәдәният йорты сәхнәсендә  «Дөнья халыклары биюләре» программасын  күрсәтте. Концерт  Гаскәров мирасының алтын фондыннан саналган «Зарифа» биюе белән башланып китте.

-Легендар биюләр һәм артистларның югары профессиональлеге беркемне дә битараф калдырмады. Һәр биюне тамашачы көчле алкышлар белән каршы алды. Бигрәк тә башкорт биюләре күңелләрне хисләндерә, -дип билгеләп үтте  Санкт-Петербург башкортлары Корылтае рәисе Гөлназ Ибраһимова.

Башкорт биюе буенча традицион мастер-классны Гаскәров  ансамбленең әйдәп баручы солисткасы Эльвира Муллагулова үткәрде.

Билгеле булуынча, гаскәровлылар хәзерге вакытта Русия шәһәрләре буенча зур турда йөриләр. Концертлар Тверь, Бөек Новгород һәм Санкт-Петербургта узды инде. Алда-Тихвин, Великие Луки, Мәскәү һәм Владимир шәһәрләренә бару көтелә.

Автор:Ильфира Нигматуллина
Читайте нас