Барлык яңалыклар
Мәдәни мохит
21 октябрь 2021, 14:06

“Киләчәк лабораториясе”

Уфада махсус күргәзмә ачылган.

18 октябрьдә Уфаның  “Русия – минем тарихым” тарихи паркында  “Киләчәк лабораториясе” мультимедиа күргәзмәсе ачылды. Күргәзмә экспозициясе мәктәп укучыларының “Киләчәккә билет”  иртә профильле ориентация бөтенрусия проектының бер өлеше булып торачак. Башкортстанда проектта 15000 мәктәп укучылары катнаша. Проектка 158 навигатор педагог һәм 70тән артык остазлар җәлеп ителгән.

Күргәзмәнең беренче эш көнендә проектта 121 мәктәп укучы катнашкан.

“Киләчәк лабораториясе” күргәзмәләренең төп максаты – мәктәп укучыларын уен формасында хезмәт базары, төрле тармаклар һәм һөнәрләр элементлары белән таныштыру. Һөнәр сайлауның күптөрле вариантларын күрсәтү һәм кайсы юнәлештә үсешергә икәнен  аңларга ярдәм итү. Экспозицияләр контенты  хезмәт базары  һәм икътисад структурасы  анализы нигезендә әйдәүче Русия профориентологлары белән берлектә эшләнелгән.

Чыганак: pravitelstvorb.ru

 


Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: