Барлык яңалыклар
Мәдәни мохит
21 октябрь 2021, 13:57

21 октябрь – атаклы хореограф Фәйзи Гаскәровның туган көне!

... Җан әрнүләренең нәтиҗәсе озак көттерми, Фәйзи Гаскәров тома сукырга  әверелә.

21 октябрь – атаклы хореограф Фәйзи Гаскәровның туган көне!
21 октябрь – атаклы хореограф Фәйзи Гаскәровның туган көне!

... Җан әрнүләренең нәтиҗәсе озак көттерми, Фәйзи Гаскәров тома сукырга  әверелә.

 

Фәйзи Әдеһәм улы Гаскәров  1912 елның 21 октябрендә Уфа губернясенедә туган. Ул безнең бию сәнгате тарихындагы беренче профессиональ биюче, хореограф һәм балетмейстер. БАССРның һәм РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе, Салават Юлаев исемендәге дәүләт премиясе лауреаты.

Бөтен җир шарына билгеле данлы ансамбль төзегән кешенең язмышы, кызганычка каршы, бик үзенчәлекле булган. Фәйзи Гаскәров Гражданнар сугышы елларында тома ятим кала. Үзенең әти –әнисен хәтерләми. 1919 елдан башлап Фәйзи Әдеһәм улы Бөре, Смоленск өлкәсенең Дорогобужа балалар йортында һәм Башкортстанның Селивановка хезмәт колониясендә тәрбияләнә. Балалар йортында тәрбияче булып эшләгән Гөлсем исемле апа аны тальян гармунда уйнарга өйрәтә. 1924 елда ул Бөре педагогия техникумына укырга керә.

Уфада театр техникумы ачылгач, балалар йортыннан сәләтле балаларны шушы һөнәргә өйрәтергә сайлап алалар. Фәйзи фортепиано буенча дәресләр ала. Техникумда ул Башкорт күчмә театры директоры белән таныша. Актерлар коллективында зур булмаган бию төркеме эшли. Булачак хореограф 1925 елда башкорт академия драма театрында оркестрда һәм бию ансамблендә укучы булып урнаша һәм Башкортстан сәнгать техникумында укуын дәвам итә. Бу театр белән ул бик күп авылларны, Чиләбе, Самара, Ульян өлкәләрен, күрше республикаларны урап чыга. Театрда барлык уен коралларында уйнарга өйрәнә. Иң яраткан музыка коралы — бәрмә инструментлар була.

Опера театры коллективы Уфага гастрольгә килгәч, ул классик бию дәресенә йөри. Театрның балетмейстеры аның тырышлыгын, табигый сәләтен күреп, балет мәктәбенә укырга керергә киңәш итә. Аны биюләр генә түгел, халык костюмнары, көнкүреше, йолалары, биюнең музыкаль бизәлеше кызыксындыра.

Бию Фәйзи Гаскәровның яшәү рәвешенә әверелә. Режиссер Мортазин-Иманскийның киңәшен тотып, 16 яшьлек Фәйзи СССРның Зур театры каршындагы хореография техникумына укырга бара. 1928 – 1932 елларда данлыклы балетмейстер Игорь Моисеев классында сабак ала, арытаба Ленинград хореография училищесында уҡыта.

Училищеда Башкортстанның сәләтле балаларына милли бүлек ачу өчен Мәскәү түрәләре тупсасын Фәйзи Әдеһәм улы еш тапый. Йөри торгач, ул Надежда Крупскаяның үзенә барып җитә һәм мәсьәлә уңай хәл ителә. 1934 елда Фәйзи Гаскәров иң талантлы балаларны сайлап, Ленинградка алып бара. Алар арасында Зәйтүнә Насретдинова, Хәләф Сәфиуллин, Фәүзи Саттаров, Майя Таһирова кебек киләчәктә балкыячак сәхнә йолдызлары була.

Бөек Ватан сугышы башлангач, хореограф төзегән бию ансамбле таркала,  Фәйзи Гаскәров 1942 ел башында үзе теләп сугышка китә. Фронтта Башкорт атлы дивизиясе яугирләре белән бию ансамбле төзи һәм сугышчылар өчен эшчәнлеген башлый. Илгә афәт килгән чорда сугышчыларның рухын күтәреп, Башкорт дәүләт халык биюләре ансамбле фронтларда чыгыш ясый.

1943 ел ахырында бию сәнгатенең киләчәген уйлап, Гаскәровны Уфага кайтаралар. 1944 елда төрле җитәкчеләр белән килеп чыккан низаглар һәм хәл ителмәгән торак мәсьәләсе аны республикадан чыгып китәргә мәҗбүр итә.

Казанда оештырылган Татар бию һәм җыр ансамблендә эшли, аның өчен бик күп биюләр куя. Алар арасында: «Шома бас», «Кияү», «Печәнче егет», «Чишмә буенда», «Башкорт егете биюе», һ.б. 1945 елда Горький шәһәрендә үткәрелгән бәйгедә ансамбль беренче урынны ала. 1945 елдан башлап, Фәйзи Әдеһәм улы Татар АССРының җыр һәм бию ансамбле балетмейстеры һәм баш балетмейстеры була. Шулай ук, 1945-1951 елларда Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры балетмейстеры булып эшли. Аның җитәкчелеге астында сәләтле профессиональ татар биючеләре үсеп чыга.

1950 ел азагында Фәйзи Әдеһәм улы Башкорт бию ансамблен җитәкләү өчен Уфага чакыртып алына. Еллар узу белән Фәйзи Гаскәров җитәкләгән иҗади коллективның даны  кыйтгаларны урап чыга. Африка, Азия, Европа илләре милли биюләрне карап соклана.

 Фәйзи Гаскәров эшчәнлек елларында күп каршылыкларга очрый. Эшлекле, булдыклы, туры сүзле, алдынгы карашлы хореографны өнәп бетермәгән чиновниклар аның алдында зур киртәләр кора, яраткан эше белән кайда да шөгыльләнә ала ул, әмма  үз коллективына юлны ябалар.

 Хореографның яралы рухы, илһамы сүнә. Җан әрнүләренең нәтиҗәсе озак көттерми, Фәйзи Гаскәров тома сукырга  әверелә. Фәйзи Әдеһәм улы бу бәла белән ничек тә көрәшергә тырыша, сукыр килеш  булачак хореография һәм балет спектакльләренә сценарийлар яза. Тик аңа аларны күрергә насыйп булмый. 1984 елның 18 июнендә атаклы хореограф Фәйзи Әдеһәм улы Гаскәров бакыйлыкка күчә.

2009 елда гына Уфаның Киров районына караган Колгуевский микрорайонындагы бер урамга аның исеме бирелә...

Фото: 

kulturarb.ru   gaskarov-ensemble.ru

 

21 октябрь – атаклы хореограф Фәйзи Гаскәровның туган көне!
21 октябрь – атаклы хореограф Фәйзи Гаскәровның туган көне!
Автор:Тухватуллина Алсу
Читайте нас: