Заман дәваханәсе. Табиб каршында пациент утыра – башында балта.
Табиб:
–Балачакта кызамык, сары чире белән авырдыгызмы?..
**
Тормышка елмаеп кара: чираттагы тапкыр тырмага басканда фейерверк матурлыгына соклан!
**
Дәүләт хезмәтендә урлашмасыннар өчен ике генә ысул бар:
Шведларча – хезмәт вакытын кыскарту ( урлашырга өлгермәсеннәр өчен).
Кытайларча – гомерне кыскарту (әгәр урлашып өлгергән икән)..
**
–Шеф, миңа өч көн ял кирәк!
–Син бит кичә отпусктан чыктың гына.
–Өйләнәм!
–Бәй аны ялыңда өйләнсәң ярамый идеме?
–Ә сез үз ялыгызны шулай бозарга теләр идегезме?
**
“Эльдорадо” хезмәткәрләре яңа ел корпаративына төп-төгәл 1999 сумнан акча җыя.
**
Кызлар, исегездә калдырыгыз!Сезнең балагыз аңа охшаячак, ә аның машинасына түгел...
**
Минем проблемаларым бар иде. Шуңа күрә кредит алдым. Беләсезме, элек минем проблемаларым булмаган икән...
**
Яшьләр арасында кызык мода: аяк тубыклары шәрә, ә муеннарында юрган чаклы шарф. Танауларыннан аккан маңканы сеңдереп бетерсенгәдер инде...