Барлык яңалыклар
Мәдәни мохит
19 октябрь 2021, 14:32

Җиңүчеләр билгеле, бүләкләр бирелде!

Уфада башлап язучылар өчен “Проба пера” республика әдәби конкурсына йомгак ясалды.

Җиңүчеләр билгеле, бүләкләр бирелде!
Җиңүчеләр билгеле, бүләкләр бирелде!

Уфада башлап язучылар өчен “Проба пера” республика әдәби конкурсына йомгак ясалды. Быел ул язучы һәм журналист Сергей Довлатовның тууына 80 ел тулуга багышланган иде. Эксперт комиссиясе тарафыннан 90 эш каралды (26 эш башкорт телендә һәм 64 язма урыс телендә). Аларның өчесе Чиләбе өлкәсеннән, Алтай краеннан һәм Канададан. Бәйгедә катнашучыларның иң өлкәненә 73 яшь булса, иң кечесенә нибары 5 яшь.

Бәйгенең шигърият номинациясендә башкорт телендә иҗат итүче Равшан Хаҗиәхметов (Архангель районы) һәм урыс телендә иҗат итүче Алена Кайбышева (Уфа).
Чәчмә әсәрләр язу буенча беренчелек Баймактан Айсылу Юнысбаевада  (башкорт теле) һәм Уфадан Арслан Габдрахмановта (урыс теле). 

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас: