Мәдәни мохит
19 октябрь 2021, 09:57

"Ак күгәрчен" - каләм тибрәтүчеләр өчен!

Конкурс билгеле журналист, язучы, шагыйрь, драматург, татар һәм башкорт телләрендә иҗат ителгән йөзләгән популяр җырлар авторы Расих Ханнанов истәлегенә багышлана.

"Ак күгәрчен" - каләм тибрәтүчеләр өчен!"Ак күгәрчен" - каләм тибрәтүчеләр өчен!
"Ак күгәрчен" - каләм тибрәтүчеләр өчен!

Кырмыскалы районы үзәкләштерелгән клуб системасы татар һәм башкорт телләрендә каләм тибрәтүче яшь шагыйрьләр өчен "Ак күгәрчен" шигърият конкурсы игълан итә. Конкурс билгеле журналист, язучы, шагыйрь, драматург, татар һәм башкорт телләрендә иҗат ителгән йөзләгән популяр җырлар авторы Расих Ханнанов истәлегенә багышлана. Әлеге конкурс туган телләрендә иҗат итүче яшь талантларга ярдәм итү өчен өстәмә мөмкинлекләр тудыру максатын күз уңында тота. 
Бәйге 28 октябрьдә башланачак һәм 2022 елның 1 гыйнварына кадәр дәвам итәчәк. Йомгаклар 2022 елның 21 мартында, Бөтендөнья шигърият көнендә ясалачак. Бәйгедә теләге булган һәр кеше катнаша ала, яшь һәм география чикләре юк. Иң яхшы шигырьләр китап булып басылып чыгачак.

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас