Барлык яңалыклар
Мәдәни мохит
13 октябрь 2021, 12:31

Яши, яшьни театр!

Уфа “Нур” татар дәүләт театры ХХХ иҗат мизгелен ачып җибәрде. Зур юбилей булмаса да, театр өчен 30 ел шактый вакыт. Шуңа күрә әлеге күркәм датаны театр коллективы матур итеп билгеләп үтәргә җыена.

Яши, яшьни театр!
Яши, яшьни театр!

Уфа “Нур” татар дәүләт театры ХХХ иҗат мизгелен ачып җибәрде. Зур юбилей булмаса да, театр өчен 30 ел шактый вакыт. Шуңа күрә әлеге күркәм датаны театр коллективы матур итеп билгеләп үтәргә җыена. Театр сөючеләрне нинди яңалыклар көтә соң? Театрда үткән матбугат конференцисендә сүз шул хакта барды.

Юбилей кичәсе 4 декабрьгә планлаштылырган. Һәм, әлбәттә, үзенең юбилей сезонында милли театр классик әсәр тәкъдим итмәсә, бәйрәм түгәрәк булмас иде, мөгаен. Әлеге вакытта коллектив М. Фәйзинең "Галиябану" спектакле өстендә эшли. Премьера 13-14 декабрьгә билгеләнгән. 

–"Галиябану" – ул алтын классика. Ә милли театр репертуарында классика һәрвакыт булырга тиеш. Халыкка ул ошый, халык аны ярата, көтә. Әлбәттә, классика артык самими дип санарга күнеккән без. Әмма шул самимилектә намус бар, җәмәгать. Кызганычка каршы, аның нәрсә икәнен дә, хәтта ул сүзне дә онытып барабыз. Телдән төшеп калып бара ул...

Спектакль классик формада булачак. Мин классикадан нидер уйлап чыгаруга, драматург әйтмәгәнне әйтергә тырышуга каршы. Бүгенге режиссерларның андый гадәте бар. Эчке чокынулар аша нидер табарга һәм бар дөньяны аптыратырга тырышалар. Ә ул драматургның башына да килмәгән. Классиканы заманчалаштыру белән риза түгелмен. Мәсәлән, геройлар джинсы чалбар киеп чыга, я булмаса джаз музыкасы уйный. Күз алдыгызга китерегез: әти-әни баласын театрга алып килгән. “Менә, балам, без сиңа классика күрсәтәбез”, – диләр. Ә бала сәхнәдә “джинсыдагы спектакль”не күрә. Аның өчен классика шул була һәм киләчәктә ул классиканы нәкъ шулай кабул итәчәк. Нәкъ шуның өчен кассик әсәрне бозарга ярамый! Һәм “Галиябану” яхшы классик сыйфатта яңгыраячак. Мирхәйдәр Фәйзи фольклорга зур урын биргән һәм бу очраклы түгел. Нәкъ шул күренешләр аша пьесада яшьләрнең сафлыгы, матурлыгы күрсәтелә. Мин дә бу өлешне төшереп калдырмыйча, спектакльгә кертергә телим.
Татар һәм башкорт халкы җыр-моң ярата. Шуны да исәпкә алып, спектакльдә тере оркестр уйнаячак. Гомумән, матур әхнә әсәре булачак, – ди театрның баш режиссеры, Башкортстанның халык артисты Азат Җиһаншин.

**
”Нур” театрының юбилее һәрвакыт аңа нигез салучы актриса Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжскаяның юбилее белән янәшә бара. Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжскаяның тууына озакламый 130 ел тула. Коллектив бу датага да зур игътибар биреп, юбилей чарасына әзерлек алып бара башлаган. Айгөл Әхмәтгалиеваның «Туташ» романы буенча язылган пьесасы буенча спектакль куелачак. Премьера алдагы иҗат мизгеленә билгеләнгән. 
–Сәхибҗамал Гыйззәтуллина – театрда уйный башлаган беренче мөселман хатын-кызы. Ул – бөек кеше, зур шәхес. Булачак әсәр аңа спектакль-ода булачак, – ди Азат Надир улы. 

Яши, яшьни театр!
Яши, яшьни театр!
Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас: