Барлык яңалыклар
Мәдәни мохит
13 октябрь 2021, 11:42

“Әсәрләремне сезгә санап бирмим”

"Татар эстрадасының ким дигәндә ун артисты минем сүзләрдән генә торган концерт бирә ала..."  - ди Марат Кәбиров.

“Әсәрләремне сезгә санап бирмим”
“Әсәрләремне сезгә санап бирмим”

Марат Кәбиров – төрле жанрда иҗат итүче каләм остасы. Берәүләр аның мәхәббәт лирикасына мөкиббән киткән, икенчеләр фантастик хикәяләрен ярата, өченчеләр җитди чәчмә әсәрләрен көтеп алып укый. Сатуга чыккан китаплары киштәдә тузан җыеп тормый, шунда ук тарала. Әмма җитми калганнарга да уфтанып торасы түгел. Марат Кәбиров татар язучылары арасында беренчеләрдән булып рәсми сайтын ачты һәм татар телендә электрон китаплар чыгара башлады. Соңрак аның җитәкчелегендә татар электрон китапларының интернет-нәшрияты һәм WebKitap сәүдә мәйданы булдырылды. Бүген язучының әсәрләре соңгы нокта куелган көнне үк укучысына барып ирешә ала. Аның китаплары ни өчен шулкадәр укымлы соң? Бәлки хикмәт ул үткән тормыш юлындадыр? Ни дисәң дә, үз тормышы бай булмаган язучы язучы булып бетә алмый... Әлеге хикмәтне ачыклау ниятеннән Марат Рәфил улы белән читтән торып әңгәмә кордык. Бүген аның “сусыз”, әмма тулы җавапларын сезгә дә ирештерәбез.  

–Марат абый, син тумышың белән Татарстанның Актаныш районыннан. Кайчан Илешнең Сеңрән авылында яши башладың?

–Мин әти үлгәндә яшь ярымлык булганмын. Шуннан әни күченеп киткән. Бу хакта күп сөйләдем, күп язылды. Мин кабатлап җавап биреп тормыйм.
– 8 сыйныфтан соң СПТУга укырга кергәнсең. Без укыганда начар укучыларны “Сиңа бер генә юл – СПТУ!” дип әрлиләр иде. Син начар укучылар исемлегендә идеңмени?
–"Ударник" дип әйтәләр бит әле. Мин шундый малай идем. Өстәвенә, класс старостасы. СПТУга килгәч тә староста итеп куйдылар. Анда бу бөтенләй бүтән статус иде. Мин группа җитәкчеләре, мастерлар дәрәҗәсендә йөрдем. Училище директоры Ханиф Хафизов әдәбиятны ярата торган кеше иде. Минем хакта Әнгам Атнабаев "Кызыл таң" гәзитендә язып чыккач, мине дә ярата башлады. Мин училищеда зур кешегә әйләндем. Бик күп укытучыларны һәм мастерларны эштән китүдән саклап калдым. Минем бер сүзем бар: "Училище мине шагыйрь ясады," – дигән. Бу дөрес сүз. Ул мине шәхес итте. Монда, әлбәттә, "Маяк" гәзите янындагы "Ләйсән" дип аталган иҗат берләшмәсенең дә тәэсире зур булды. Аның җитәкчеләре Айсылу һәм Ринат Хәйри иде. Болар минем алтын канатларым булды.
Самбо буенча беренче разряд булган, җитмәсә каратэ белән дә шөгыльләнгәнсең дип ишеткәнем бар. Чынмы ул? Иҗат белән аваздаш шөгыльләр түгел кебек...
– Көрәшнең һәр мизгеле – иҗат. Син белгәнне көндәшең дә белә һәм син нидер уйлап табаласың икән – җиңәсең. Мин уйлап табала идем. СПТУда укыган чакта Рәфкать абый безнең иң яхшы тренер булды. Мин аны бик яраттым, хөрмәт иттем.
Мин бит кечкенә вакыттан "деснат алымнарын" җыеп йөреп, сугышырга өйрәнеп үскән кеше. Бишенче класста укыганда ук үз төркемем бар иде. Училищега килгәч тә бу дәвам итте. Ул дәвердә без теләсә-кем белән сугышып җиңәрлек егетләр идек. Десантурага әзерләндек. Училищеда спорт өчен бөтен мөмкинлекләр бар иде. Без аны каратэ белән дә баеттык.
Ул вакытта каратэ – тыелган спорт төре, тик без методикалар таптык. Без көненә алтышар сәгать шөгылләнә идек. Кемдер әләкләгәндер инде, шул төркемне оештыручы буларак мине милиция исәбенә алдылар. Үрге Яркәйдә берәрсен кыйнаган саен милиция хезмәткәрләре: "Синең егетләр түгелме?" - дип сорау алып китә иде.
Шуннан соң без районның спорт сараенда самбо секциясе барлыгын белеп калдык. Аны милиция хезмәткәре Рәфкать абый алып бара икән. Бөтен төркем белән диярлек шунда язылдык. Ә остазыбызга ул чакта егерме җиде яшь иде бугай. Ул чынлап та остаз булды. Мин аны гомерем буена яратып сөйләячәкмен. Чын мәгънәсендә тәрбияче булды ул, безне, урам сугышчыларын, спортчы итеп үстерде.
Мин Уфага киткәч тә шөгылләндем. Ул чорда урам әшәкелеге дә күп иде инде. Үз-үзеңне яклый алу – мәҗбүри кебек иде. Тик мин шөгылләнгән урын – рекетирлар әзерләү мәктәбе кебек нәрсә булып чыкты. Киттем. Бергә шөгылләнгән егетләр машиналар алдылар, зур акчалар белән мактандылар... Тик аларның бүген берсе дә юк... Әгәр училищеда укыган чорда Рәфкать абый мәктәбе булмаса, минем дә каберем шуларныкы арасында булыр иде кебек. Мин бүген бер генә нәрсә әйтә алам: һәрбер көч яктылыкка хезмәт итәргә тиеш.
БДУның журфагында 1 генә курс укыгансың. Ни сәбәпле?
– Кудылар мине аннан. Бу бит яңа факультет иде. Без бер елда өч курс материалын өйрәндек. Мин бөтен төркемдәшләремне коткардым да әдәбият теориясеннән икеле алып чыктым. Анда тагын КПСС тарихы да, тагын әллә нәрсәләр дә бар иде бугай минем койрык булып калдырылган...
алардан өчле иде бугай... Ә монда - әдәбият теорисе! Төркемдәшләр яклашып та йөрде. Хатлар язып та, деканатка кереп тә карадылар. Башкорт-рус төркеме иде бу. Мин эшнең төп сәбәбен аңлагач, киттем. Мин ул чакта үземне зур шагыйрь дип исәпли идем.
Беренче шигыреңне кайчан яздың?
– Белмим.
Кемгәдер ияреп яздыңмы?
–Шигъриятта остазларым күп инде минем. Тукайны да, Туфанны да, Такташы да әйтә алам. Наҗарны да, Мостайны да әле... Тик мине шәхес итеп тәрбияләгән кеше бер генә, ул – Әнгам Атнабаев. Мин аның канаты астында үстем. Бөтен бәхетем һәм бәхетсезлегем белән Аңа бурычлымын. Мин аның йөзенә кызыллык китермәскә тырышып яшәдем, китермәдем дә. Бүген исән булса, ул минем өчен сөенер иде. Һәрбер шәкерт үзенең остазы сөенерлек итеп яшәргә тиеш.
 Ә беренче китабың кайчан басылды?
– Уфада инде. Ниндидер җыентыкта. Минем санаганым да юк, алай кирәкмидер дип тә уйлыйм. Ниндидер гомум җыентыкта чыкты.
Иҗат юлының башында син шагыйрь булгансың. Башка жанрларга кайчан күчтең?
–Мин гомер буена шагыйрь булдым. Элегрәк язылган проза әсәрләре дә шигърияттан тора. Чын прозаны мин хәзер генә яза башладым. Үземә калса, укып туйгысыз әйберләр. Алар кино караган кебек күз алдына баса. Хәзер һәрбер әсәрем шул чамарак булачак.
“Өмет”кә юлың кайчан төште? БДПУда укып, диплом алгачмы, әллә аңа кадәрме?
–БДУдан куылгач, "Йәншишмә" гәзитендә бераз эшләдем дә "Өмет"кә күчтем. Бүген дә күз алдымда әле... "Өмет" гәзитенең ике санын рюкзак белән аркабызга асып, шагыйрь Мөхәммәт Закиров белән Борай ягына чыгып киттек. Дөньяда беркем дә белмәгән гәзитне халыкка таныту инде максатыбыз. Борайга килеп төшсәк, монда бөтен республикадан авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре җыелган. Район башлыгы шулар ашап-эчә торган урынга кереп чыгыш ясарга рөхсәт бирде. Менә мин аның хәзер исем-атын хәтерләмим инде. Тик рәхмәтем бик зур. Үзе исән булса үзе, исән булмаса нәсел-нәсабе бәхетле булсын. Менә шул кеше безне кафега кертте. Өстәлләр сыгылып тора. Тик Мөхәммәт Закиров бит инде ул Совет чорын да күреп калган кеше, ул трибуна кебегрәк урын тапты да чыгыш ясый башлады. Шуннан шигырьләрен укыды. Ә мин әле әйтергә дә онытканмын икән. "Өмет" гәзитенең беренче санында Атнабай, икенчесендә минем шигырьләр чыккан. Без манчыдык инде. Ул алкышлар, ул гәзитләрне йолкып алышлар.
Менә ул дәвернең авыл хуҗалыгы җитәкчеләре дә әдәбиятны белә һәм ярата иде. Мин аны сокланып хәтерлим. Һәм бүген дә шулай булырга тиештер дип уйлыйм. Авыл хуҗалыгы - әдәбиятны, әдәбият - авыл ңуҗалыгын күтәрергә тиештер дип уйлыйм. Әгәр аерым-аерым гына бер-беребезне күтәрергә тырышабыз икән - дөрес түгел. Аерылып күтәрелеп булмый.
“Өмет”тә озак тоткарланмагансың. Журналист эше ошамадымыни?
–Мин "Өмет"тә ун ел чамасы эшләдем. Мин аның иң танылган язучысы идем. Бәлки, мин "Өмет" гәзите аша танылганмындыр да әле. Мин бер гәзиттә дә журналист булмадым – язучы булдым.
Сценарийлар язу, концертлар алып бару гомер юлыңда зур өлеш алып торамы?
– Алар элек минем спонсорларым иде. Акча китерә торган әйберләр. Хәзер  юк бит инде алар...
Синең сүзләргә язылган җырлар күп. Якынча булса да санын әйтә аласыңмы?
–Санасам болайрак була... Татар эстрадасының ким дигәндә ун артисты минем сүзләрдән генә торган концерт бирә ала... Минем бер әсәремне дә санаганым юк... Мин сезгә бер нәрсәне дә санап бирмим...
Драматургия өлкәсендә дә каләмеңне сынап карамый калмагансыңдыр. Синең пьеса буенча спектакльләр куелдымы?
– Куелмады. Кино гына куелды. "Әпипә" дип атала.
Башкортстан язучылар берлегенә кайчан кердең? ТР Язучылар берлегендә ничә ел? Гомумән, берлекләрдә тору нәрсә бирә һәм ни өчен кирәк?
–Мин Башкортостан язучылар берлегенә егерме биш яшьтә кердем. Ул чорда мондый сорау модада түгел иде әле. "Без әдәбитка нәрсә бирә алабыз?" – дип уйлый идек. Татарстан язучылар берлегенә утыз тугыз яшемдә, Казанга күченеп киткәч кердем. Мин бүген дә: "Язучылар берлеге миңа нәрсә бирә алыр микән?" – дип уйламыйм. Мин татар әдәбиятына нәрсә бирә алырмын микән? – димен.
Ә берлекләрдә тору ул бергәлек өчен кирәк. Бергә булу, бергә була алу– зур көч.
­ Сине шактый төртмә телле журналист һәм язучы дип беләм. Иҗатка да яшьли килгәнсең. Бүгенге көндә яшь журналистлар (бигрәк тә егетләр) арасында андыйларны очраткан юк. Төче телле, матур, шома, “җайлы” барысы да. Бездә Башкортстанда һәрхәлдә шулай. Нилектән шулай икән?
– Дөресен әйтсәм, бәлки гәзитеңдә бастырмаслар. Ну, гадәттә мине гафу итәләр инде ул. Ә син әйткән әйбер ул Башкортостанда гына түгел... Торгынлык еллары дигән сүзне хәтерлисеңме? Ул бездә кабат башланды.
Син Башкортстандагы татар әдәбиятын күзәтеп барасыңмы?
– Күзәтеп барам. Минем әле аны Татарстанда да актуаль итәсем килә. Башкортостандагы татар язучысын Казан да танырга тиеш.
Татарстанга чыгып китүче җырчыларның сукмагы суынып торганы юк. Күп алар. Ә менә язучылар бармак белән генә санарлык. Ә соңлап чыгып китүче бер син генә бугай... Ничек тәвәккәлләдең?
– Мин бу дөньяда бик күп тәвәкәллекләр эшләдем. Кайсы дөрес булгандыр инде аның, кайсы ахмаклыктыр... Мин татар язучысы булырга теләдем...
Шактый билгеле язучы булсаң да, сынау этабы үтәргә туры килгәндер? Юк-юк та читтән килгән кеше бит. Ә татарларда көнләшү булган, бар һәм булачактыр.
– Иҗатта һәркем бердәнбер, беренче булырга тели инде ул. Ләкин бернәрсә дә болай гына килми. Татар әдәбиятында бүгенгә мине көнләштерерлек язучы юк. Миннән көнләшкәннәре, бәлки, бардыр. Монда икенең бере инде - яки көнләштерәсең, яки көнләшәсең... Өченче юлын сайларга кирәк: беркемгә игътибар итмичә үз юлыңнан барасың.
Син үз сайтын булдырып, үз әсәрләрен үзе сатып ятучы “продвинутый” татар язучыларының берсе. Нәрсә этәргеч бирде моңа? Нәшриятларда китап бастырыр өчен чиратларның озынлыгымы? Әсәрне укучыга “посредникларсыз” илтеп җиткерү мөмкинлегеме? Әллә илтеп җиткерүнең тизлегеме?
–Моны озын итеп тә сөйләп була. Ике җөмләдә әйтсәм болай: мин бер әсәрне язганда икенчесе мине туйдырырга тиеш. Сине укымыйлар,  китабыңны алмыйлар икән – язма.
Сайт булдыру матди яктан отышлымы?
– Мин беркайчан да матди якны уйламадым. Бүген минем сайтка көненә 1000-2000 кеше керә. Мин бары тик дөньядагы иң популяр язучыларныкыннан ким булмаган сайт булдырырга теләдем. Һәм мин аны эшләдем.
Сайт алып баруның бөтен нечкәлекләрен өйрәнү иҗат кешесе өчен бик авыр булгандыр...
– Иҗат кешесе дисез инде. Бу бит чикле төшенчә түгел... Мин хәтта аш пешергәндә дә нәрсәдер уйлап табарга, ниндидер яңалык кертергә тырышам. Гел әйбәт килеп чыкмый. Бер әйбәтлеккә ирешүе өчен йөз тапкыр хаталанырга да мөмкинсең.
–Әсәрләреңне укучыларның яшь категориясен чамалыйсыңмы? Ни өчен сорыйм. Бүгенге яшьләр “клип”форматындагы мәгълүматны гына кабул итә, озын әйбер уку аларга хас түгел диләр...
– "Бүгенге яшьләр" дию ул – гомум төшенчә. Әдәбиятта "Бүгенге яшьләр" юк. Бар минем һәрбер әсәрне көтеп алучылар, бар аны бөтенләй белмәүчеләр. Мин үземнең туган авылымда яттым. Монда минем җырларны беләләр инде. Тик проза әсәрләрен белүчеләр сирәк. Шул ук вакытта электрон китапларны алып торалар. Башкортостаннан да, Татарстаннан да. Яшь категорияләрен төгәл билгели алмыйм бугай инде... 18-50 тирәләре. Күбрәге – хатын-кызлар. Тик мин хәзер үсмерләр өчен язарга теләр идем. Чөнки бездә үсмерләр әдәбияты юк дәрәҗәсендә.
Иҗатта антрактсыз гына эшлисеңме, әллә ял иткән чакларың булдымы?
–Ял итәм инде... Ләкин ниндидер әсәргә тотынсам, бик тиз язам. Бернинди төзәтмәсез. Миндә бары тик хәреф хаталары гына булырга мөмкин.
Башкортстанга еш кайтасызмы? Авылың белән бәйләнеш көчлеме бүгенге көндә?
– Монда минем әни яши бит. Аңа сиксән сигез яшь. Казанга килергә теләми. Мин монда аны каравыллап, кайбер әсрләрне язып ятам. Казанда, хатын тәрбиясендә әйбәтрәк языла.
Гаиләң турында сөйләп кит әле. Сезне бик яшьли кавышкан пар дип беләм. Улларыгызны өйләндердегезме әле?
– Хатыным Альмира исемле. Ул – филолог, әдәбият укытучысы. Әсәрләремнең иң беренче укучысы да ул. Терәгем. Таянычым. Яратып өйләндем, яратып яшәдем. Мин, гомумән, бәхет өчен яраткан эшең һәм яраткан кешең булырга тиеш дип уйлыйм.


Әңгәмәдәш –Эльмира Ибраһимова.

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас: