Барлык яңалыклар
Мәдәни мохит
11 октябрь 2021, 17:48

Башкортстан хакында күбәк белсеннәр өчен

Башкортстан бүген Республика көнен билгели.

Олег Яровиков.
Фото:Олег Яровиков.

Бүген, Республика көнендә, Мәскәү метрополитенының “Көньяк” электр депосыннан телекүпер режимында Уфаның 450 еллыгына багышланган  тематик поездны сафка кертү танатанасы узды.

“Алга, Башкортстан!” составы Сокольники линиясендә йөреячәк, ул мәскәүлеләр һәм башкала кунакларын Башкортстан тарихы, мәдәнияте, истәлекле урыннары һәм икътисади казанышлары  белән таныштырачак.

Телекүпердә Радий Хәбиров та катнашты.

“Мин Мәскәү мэры Сергей Собянинга, метрополитен җитәкчелегенә Башкортстан бренды поездын булдыру башлангычын хуплаганнары өчен рәхмәтләремне белдерәм.  Бу состав – башкала метросын төзүдә катнашкан меңәрләгән якташларыбызны хөрмәтләү дигән сүз, – дип ассызыклады Радий Хәбиров. – Мәскәүлеләр безнең  төбәк хакында тагы да күбрәк белсеннәр һәм килеп күрергә теләсеннәр өчен без  поездны табигать, тарих, икътисад һәм мәдәният  турындагы мәгълүмат белән тулыландырырга тырыштык”.  

Чыганак: glavarb.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: