Күпләребез яратып өлгергән, зур талантка ия җырчы Айгөл Миншакировага (Иркә) мактаулы исемне Радий Хәбиров тапшырды. Иркә татар эстрадасы җырчысы һәм актрисасы, күп тапкырлар “Алтын Барс” (Татар җыры) премиясе лауреаты. Иркә алты оригиналь альбом чыгарырга өлгергән.
-Бүген гади авыл кызы "Башкортстанның атказанган артисты" кебек югары дәрәҗәгә ия булган көн. Бу мактаулы исемне Башкортстан җитәкчесе кулыннан кабул итү - зур горурлык. Минем хезмәтемне югары бәяләгән өчен республика җитәкчелегенә, Мәдәният министрлыгына, мине яратып тыңлаган тамашачыларыма рәхмәт белдерәм. Гаиләмә, дусларыма, коллективыма һәм продюсерга да зур рәхмәтлемен. Без тугандаш халык, телләребез охшаш, җырларыбыз бер. Әгәр без дус һәм бергә булсак, без көч! – диде ике республиканың да атказанган артисты Иркә.
Чыганак: Башинформ
Фото: Башинформ