Барлык яңалыклар
Мәдәни мохит
6 октябрь 2021, 20:59

"Нур" театры яшьләрне көтә!

Уфа "Нур" татар дәүләт театры “Пушкин картасы” проектында катнаша һәм үзенең яшь тамашачыларына бонуслар программасы тәкъдим итә.

"Нур" театры яшьләрне көтә!
"Нур" театры яшьләрне көтә!

Уфа "Нур" татар дәүләт театры “Пушкин картасы” проектында катнаша һәм үзенең яшь тамашачыларына бонуслар программасы тәкъдим итә. Бу хакта күптән түгел узган матбугат конференциясендә журналистларга театрның реклама бүлеге начальнигы Ләйсән Сираева хәбәр итте.

Әлеге картага ия яшьләрне нинди бонус программасы көтә соң?

Ел азагына кадәр "Пушкин картасы"н файдаланып, "Нур" театрының биш һәм аннан да күбрәк спектакльләренә килүчеләр
*яраткан театр артисты белән очрашып, автографын алу;
*театрның фотографына фотосессиягә эләгү; 
*милли киемдә фотосессия эшләтү;
*театр буйлап экскурсия кылу;
*театрның балалар студиясендә 1-2 бушлай дәрестә катнашу; 
*артистлар белән фотога төшү; 
*театрның рәсми сайты сәхифәсенең махсус кунагы, ягъни мәкалә герое булу мөмкинлегенә ия булачак. 
Ә инде җиде һәм аннан да күбрәк спектакль караучыларга төп бүләк – театр директоры Фирзәт Габидуллин белән бизнес-ланч каралган. 
Барысы да башлана гына! Ел азагына кадәр әлеге исемлек бәлки  тагын да тулыланыр. Димәк яшьләргә театрның репертуары белән якыннан таныша башларга нәкъ вакыты!

Кызыксындырган сорауларга җавапны 89279652870 телефоны аша алырга мөмкин.

"Нур" театры яшьләрне көтә!
"Нур" театры яшьләрне көтә!
Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас: