1 октябрьдә Идел буе федераль округында узучы «ФормART*» стрит-арт фестивале кысаларында иң яхшы граффити-эш өчен тавыш бирү башланды. Һәркем үз тавышын 15 октябрьгә кадәр бирә ала.
«ФормART» стрит-арт фестивале яңа этапка чыга. 1 октябрьдә тавыш бирү башланды, ул халык һәм белгечләр бәяләрен үз эченә ала.
Теләгән һәркем үз тавышын күңеленә хуш килгән эш өчен 8 (800) 301-50-23 номерын җыеп, бирә ала. Тон режимында катнашучының 1дән алып 14кә кадәр шәхси номерын күрсәтергә кирәк. Бер генә катнашучы өчен тавыш биреп була.
Шул ук вакытта округның барлык төбәкләрендә жюри әгъзалары конкурсантлар эшләрен һөнәри күзлектән чыгып бәяләячәк.
Конкурсантларның эшләрен formartpfo.ru сайтында (“финалистлар” вкладкасы) карап була.