

Дүртөйлеләрдә!
Дүртөйле районының музыкаль коллективлары өлкән яшьтәге кешеләрнең “Тормыш, мин сине яратам!” X Республика иҗат фестивалендә Гран-при яулады. В. Путинның май указларына ярашлы эшләүче “Мәдәният” гомумдәүләт проекты кысаларында узган бу чараны БСТ телеканалы күрсәтте.
Районда ветеранннар хәрәкәте яхшы эшли. Алар – чын патриотлар, энтузиастлар, ничә яшьтә булуларына карамастан, һәр эшкә җиңел алынучы, үз эшләренә тугры кешеләр.
Гармунчылар коллективында барысы да 50 яшьтән өстәге кешеләр, ә аларның җитәкчесе 34 яшьлек Алмаз Ибраһимов. Ул оста һәм тәҗрибәле кешеләрне бергә туплый алган һәм бу ансамбль инде республикадан читтә тә киң билгеле.
«Бәллүр» фольклор ансамбле дә күп еллар инде сәхнәдә. Художество җитәкчесе Эльза Әхмәдиева җирле үзешчәннәрдән.
Ансамбльдә авыл кешеләре, авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре катнаша. Алар халык традицияләрен, мәдәниятне, милли үзенчәлекләрне саклауга зур өлеш кертә.
Җырчы Камил Нуриәхмәтовка – 62 яшь. Ул гомере буена халык биюләре белән шөгыльләнгән. Һөнәре буенча – электрик булган бу кеше бию белән кызыксына башлаган яшьләр өчен чын остаз!
"Бүген мин БСТда. Дүртөйленең музыкаль коллективлары республиканың 61 районыннан килгән 2200 артист арасында җиңеп, Гран-при яулады! Безнең осталар моңа чынлап та лаек!” – диде Дүртөйле районы хакимияте башлыгы Риф Йосыпов.