

Голливудны яулау – хыялы!
Альфред Габидуллин белән соңгы аралашу мизгелендә ул арытаба кайда кино төшерү урынын сайлый иде: Лос-Анджелескамы, әллә Нью-Йорккамы китәргә, дип торган егетебез белән шушы көннәрдә тагын язышып, хәл белешеп алдык.
Әйе, безнең якташыбыз, Стәрлетамакта туып-үскән татар егете Голливудны яулавын дәвам итә. Аның белән беренчегә әңгәмәләшүгә нәкъ 3 ел үткән икән. “Өмет” тә үзе турында тагын язасыбызны белгәч, ул бик сөенде. Туган якларына, сезгә, кадерле укучыларыбыз, сәлам юллады.
Тормышта әллә ни кыю булмаган егет мәктәпне тәмамлагач, без әкиятләрдә укып үскән диңгез аръягына китеп, Нью-Йорк кино академиясен тәмамлаган дип язган идек. Альфред ул вакытта Кече ватанына каникулга кайткан иде.Шуныңчы ул Скарлетт Йохансон, Уилл Смит кебек Голливуд йолдызлары белән кинога төшеп, үзе дә тәэссоратланган, безне дә тәэсирләндергән иде. Альфредның билгеле рольләренең тагын берсе – чит планета вәкиле образы. Ул геройны сез «Орвилл» фантастик сериалында күрә аласыз. Актер әйтүенчә, бу образга кертү өчен аңа гриммны өч сәгать (!) дәвамында салганнар.
Альфред эшләү өчен әлегә Лос-Анджелесны сайлаган. Голливуд тормышына гашыйк егет башта күмәк күренешләрдә, аннары Кэтти Перри, Ники Минаж белән клипларда төшә. Аннары тулы метражлы картинада Брэдли Купер һәм Леди Гага белән уйнау бәхете тия яшь актерга.
Альфред үзен режиссер буларак та сыный килә. Беренче зур эшен - киноакадемиядә чыгарылыш фильмын ул туган йортында төшергән!
Әлеге вакытта Альфред тулы метражлы фильм өстендә эшли. Быел Альфред катнашлыгындагы иҗади коллектив Лос-Анджелеста кино төшерә. Өстәвенә, кинофестивальләрдә хөкемдар буларак та катнаша!
- Мануэл, минем дустым, режиссёр һәм актёр. Ә мин
оператор да, Браси исемле комик персонаж да. Фильм Стив Ларссон исемле персонаж турында бара. Бүгенге көндә инде аның исемен дә билгеләдек: “There is no home”, русчага аны “Где мой дом?” дип тәрҗемә итү дөрес булыр. Якынча ике атнадан эшне төгәллибез дип торабыз. Әйткәндәй, мин актер осталыгы буенча китап яздым, аны amazon Kindle дә чыгарачакмын. Безнең яңа фильм да нетфликс стриминг сервисында amazon primда чыгачак.
Бу фильмда мафия, сатлыкҗанлык, әтиләр һәм балалар проблемасы чагыла, жанры буенча – драмади (комедия һәм драма). Башта кыска гына видеовизитка булыр дип эшли башалаган идек, күренешләр табыла торды, нәтиҗәдә тулы метражлы фильм туды.
Фильм төшерелгән урын – бөтен Калифорния. Үзәк һәм комлыклар эләкте, хәтта кышкы табигать күренешләре дә керде. Гомумән, бик зур күптөрлелек килеп чыкты. Бу – минем беренче тулы метражлы эшем. Камиллекнең чикләре юк, арытаба да эшләргә кирәк. Тиз арада гына кайтып килеп булмас, эш күп!- ди якташыбыз.
Уңышлар сиңа, Альфред!
*Netflix — Америка күңел ачу компаниясе. Бу елның гыйнварына бөтен җир шары буенча 203,7 млн подписчигы бар.
*Аmazon Kindle — электрон китаплар уку өчен җайланма.