Мәдәни мохит
29 сентябрь 2021, 06:55

Һәйкәл ачылды

Тарихны хәтердә саклау - безнең бурыч.

Айрат Нурмөхәммәтов.Айрат Нурмөхәммәтов.
Фото:Айрат Нурмөхәммәтов.

Чишмә районында беренче башкорт парламентариена һәйкәл ачылды. Һәйкәлнең ачылу тантанасы дәүләт эшмәкәре Канзафар бий, мин башкорт ырулары юлбашчысына багышланган чараларның  дәвамы булды.

Бүгенге чараның төп инициаторлары – “Мин ырулары” төбәк җәмәгать оешмасы. Тантана Бөтендөнья башкортлар корылтае һәм Чишмә районы хакимияте ярдәмендә үтте. Анда  галимнәр, тарихчылар, укытучылар, китапханәләр хезмәткәрләре, Бишбүләк, Благовар, Бүздәк, Дәүләкән, Иглин, Әлшәй, Миякә, Кырмыскалы, Чишмә районнары вәкилләре һәм Канзафар бий токымчылары катнашты.

Һәйкәлне ачу чарасына аның авторы – скульптор, хокукчы, юридик фәннәр докторы Рафаил Зиннуров та – килде. Аның сүзләренчә,  башкорт халкының Канзафар бий кебек асыл уллары мотлак рәвештә мәңгеләштерелергә тиеш. Рафаил Зиннуровның күренекле башкорт әһелләренә  багышланган хезмәтләре республиканың 7 районында бар. Бу скульптура да – Чишмә районы һәм халкы өчен бүләк. Скульптор аны Фазлетдин Ислахов картинасы буенча ясаган.

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас