

Уфа “Нур” татар дәүләт театрының балалар студиясе коллективы 24-27 сентябрьдә Санкт-Петербург шәһәрендә узган “Йолдыз старты” дигән конкурста катнашты.
Әлеге премия бию буенча CID UNESCO халыкара советы әгъзасы “Триумф” иҗат берләшмәсе тарафыннан булдырылган. Аның төп максаты – Русиянең күпмилләтле мәдәнияте белән гореф-гадәтләрен саклау һәм үстерү, дөнья халыкларының мәдәни мирасы белән танышу, һөнәри осталыкны камилләштерү, яңа исемнәрне һәм талантларны ачыклау.
Яшь артистлар танылган экспертлар белән очрашып, осталык дәресләрендә, иҗади очрашуларда катнашты. Шулай ук Санкт-Петербургның истәлекле урыннарына сәяхәт кылды.
“Питер Пэн” әкияте өчен студиядә шөгыльләнүчеләр I дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды, кубок һәм диплом белән бүләкләде. Ә студия җитәкчесе Ленария Хаҗиева “Иң яхшы педагог” номинациясендә бүләкләнде.
– Фестивальдән күп файдалы мәгълүмат алдым. Киләчәктә тагын да зуррак җиңүләргә өметләнеп, дәртләнеп эшләячәкбез. Мондый зур чараларда катнашырга мөмкинчелек биргән театрыбызга зур рәхмәтләребезне җиткерәбез, – ди Ленария Фәнәви кызы.
Әлеге студия “Нур” театрында 2017 елдан бирле эшләп килә.
Әйткәндәй, быел анда беренче тапкыр татар төркеме дә ачылды. Хәрефләр өйрәнеп утырмыйлар, әлбәттә. Әмма сәхнә теле аша, шигырьләр, уеннар, җырлар белән татар телен өйрәнәләр.