

Уфа "Нур" татар дәүләт театры үзенең 30нчы театраль мизгелен ачты. 24 сентябрьдә баянчылар Юлай Үзәнбаев һәм Илгиз Юлдашбаев тамашачыларны милли көйләр белән каршы алды. Бәйрәм программасын саксафончы Антон Бузз дәвам итте. залга үткәч, театр директоры Фирзәт Габидуллин һәммәсен юбилей сезоны ачылу белән тәбрик итте. Бу көнне тамашачылар узган сезонның иң чагу премьерасы – Зифа Кадыйрова повесте буенча (Гөлнур Усманова инсценировкасы) баш режиссеры Азат Җиһаншин куйган "Фатыйма" драмасы тәкъдим ителде.
Репертуарга ярашлы, коллектив көн саен үзенең тамашачыларын спектакльләрендә көтеп кала.
Исегезгә төшерәбез, Башкортстанда эпидемиологик хәлнең катлаулы булуы сәбәпле БР Мәдәният министрлыгы тарафыннан яңа коронавирус инфекциясе таралуга юл куймаучы хәвефсезлек чараларын көчәйтелде. БР мәдәният министрлыгы приказына ярашлы, 27 сентябрьдән театр-концерт оешмаларына керү өчен вакцина ясатылуын исбатлаучы QR-код, яки соңгы алты айда үткәрелгән чирләр турында справка, яки вакцина ясатырга ярамаганлыгы турында справка булуы мотлак.
Шулай ук битлек кию, керешли тән температурасын үлчәү һәм метр ярым ара саклау үзгәрешсез таләпләр булып кала.