

«7 егет» реалити-шоуының 3 нче сезонының беренче сериясе бу якшәмбедә, 26 сентябрьдә, 12.30 сәгатьтә БСТ телеканалында эфирга чыга. Тамашачыларны кызыклы тарихлар, чын хис-кичерешләр, искиткеч локацияләр, интервьюлар көтә, диләр проектны оештыручылар. Шулай ук үзенә ошаган катнашучы өчен тавыш бирү һәм аңа «Тамашачы симпатиясе призы» алу мөмкинлеге дә булачак.
Проектны быел җәй республиканың иң матур почмакларында – Әбҗәлил, Белорет, Баймак районнарында төшергәннәр. Проектны Лилия Ишмуллина һәм Ильяс Карабулатов алып бара.
Аның төп максаты-мәдәни традицияләрне, халык кәсепләрен саклап калу һәм пропагандалау, шулай ук яшьләрдә туган җиргә һәм телгә мәхәббәт тәрбияләү.
Проектта катнашучылар үзара ярышып, халык һөнәрләренең төрле төрләренә өйрәнә. Егетләр балта остасы, атчылык, тимерчелек нигезләрен үзләштерә, киез итекләр, музыка уен кораллары эшли, җәядән ату буенча ярыша. Моннан тыш, алар чын тормыш мәктәбен үтә, чыдамлылыкка, эшкә сәләтлелеккә, тәвәккәллеккә үзләрен сыный. Җиүчегә бүләк — башкорт токымлы ат.
Реалити-шоу зур гала-тамаша белән тәмамлана, анда проект геройлары да, сәхнә йолдызлары да, бизнес вәкилләре һәм республиканың башка танылган шәхесләре катнашачак. Шунда ук бүләкләү тантанасы булып, «7 егет» реалити-шоуының яңа җиңүчесе исеме игълан ителәчәк.
Чыганак: bashinform.ru